М. Җәлилне өйрәнү фәне: бүгенгесе һәм киләчәге

12.02.2021
   2021 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «М. Җәлилне өйрәнү фәне: бүгенгесе һәм киләчәге» темасына түгәрәк өстәл үткәрелә. Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр акдемиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
   Татар халкының рухи мәдәниятенә зур өлеш керткән шәхесләр арасында Муса Җәлил иң лаеклы урыннарның берсен алып тора. Ул 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туып үсә. Чорның каршылыклы вакыйгалары дулкынында әдәбиятка килеп, тиз арада танылу ала. 1941 елда шагыйрь үз теләге белән фронтка китә һәм авыр яраланган хәлдә әсирлеккә эләгә. М. Җәлилнең фашизмга каршы көрәше чын мәгънәсендә легендага әйләнә һәм батырлыгы өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Әсирлектә һәм үлем көткән хәлдә төрмәдә язылган «Моабит дәфтәрләре» циклы өчен шагыйрь Ленин премиясе белән бүләкләнә. Герой шагыйрьнең әсәрләре, дистәләрчә телгә тәрҗемә ителеп, миллионнарча тираж белән басылып чыга. Аның исеме һәм иҗаты күптомлы антологияләргә, энциклопедияләргә кертелә.
    Чарада түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла:
  • татар әдәбияты тарихында М. Җәлил иҗатының урыны;
  • М. Җәлилне өйрәнү фәненең торышы һәм алда торган бурычлар;
  • «Идел–Урал» легионы фаҗигасенә бүгенге караш;
  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә М. Җәлил фонды һ.б.
    Түгәрәк өстәлдә онлайн форматта Мәскәү шәһәре этномәдәни татар компонентлы 1186 нчы мәктәбе, Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәрендәге М.Җәлил мемориаль музее, Оренбург өлкәсе Мостафа авылындагы М. Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексы җитәкчеләре катнашуы күздә тотыла. Әлеге чарага язучылар, галимнәр, журналистлар, татар җәмәгатьчелеге чакырыла.
    Түгәрәк өстәлнең эш тәртибе:
   9.00–9.30 – катнашучыларны теркәү;
   9.30–11.00 – түгәрәк өстәл.
   Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт).
   Конференциядә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 9.00 сәгатьтә башлана.
   Zoom конференциясенә кушылу өчен сылтама:
   Конферециянең идентификаторы: 983 3146 4058
   Керү өчен код: 482500
   Элемтәгә керү өчен телефон: 8(843)590-55-93, 89061100730.

Возврат к списку