Оренбургның татар сөйләшләре

Оренбургның татар сөйләшләре 12.02.2021
   Оренбург өлкәсе – Татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләренең берсе. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары нигезендә, биредә 151 меңнән артык татар яши, бу – өлкә халкының 7,5 процентын тәшкил итә. Лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенованың Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән яңа монографиясе Оренбургның татар сөйләшләренә багышлана. (Хусаинова А.Я. Татарские говоры Оренбургской области / А.Я. Хусаинова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 88 с.)
    Тикшеренүләр чыганагы булып төрле елларда Оренбургтагы татарлар күпләп яшәгән территорияләрдә узган лексикологик һәм диалектологик экспедицияләр, авторның әлеге өлкәнең Шарлык, Соль-Илецк районнарында (2012), Татарстан Республикасының Мамадыш районында (2013) оештырылган экспедицияләр вакытында җыйган язмалары, профессор Д.Б. Рамазанова белән берлектә Оренбург өлкәсенең Пономарево, Сорочино, Александровка, Шарлык, Сакмар районнарында (2014) туплаган материаллары тора.
   А.Я. Хөсәенова үз тикшеренүләрендә В.В. Радлов, С.Е. Малов, Н.А. Баскаков кебек күренекле галим-тюркологлар, диалектологларның тел тарихы, диалектлар һәм сөйләшләр формалашу, аларны классификацияләү принциплары һәм характеристикаларына багышланган хезмәтләрендәге фәнни-теоретик нигезләмәләргә таяна.
  Яңа китапның электрон версиясе белән Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2019/Хусаинова-2021.pdf. А. Хөсәенова монографиясе турында мәгълүмат шулай ук Интертат сайтында да түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://intertat.tatar/news/story_/02-02-2021/rossiya-bel-n-urta-aziya-arasynda-s-d-yullaryn-orenburg-tatarlary-ayga-salgan-5803095.

Возврат к списку