Туган телләр атналыгының рәсми ачылышы

16.02.2021
    16 февраль көнне Татарстан Фәннәр академиясендә галимнәр, җәмәгатьчелек, журналистлар катнашында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган Туган телләр атналыгының рәсми ачылышы булды.
    Чараны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Саләховның сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Ул Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм бердәмлек елы, Россиядә фән һәм технологияләр елының Татарстан Фәннәр академиясенең 30 еллыгы һәм республикада Академик үзәк төзелүнең 100 еллыгы белән туры килүен билгеләп үтте. Галимнәр эшчәнлегенең җәмәгатьчелеккә җиткерерлек нәтиҗәләре бар: Мәгъзүм Саләхов башкарылган эшләргә һәм киләчәккә куелган бурычларга кыскача тукталды, якын көннәрдә туган телләр атналыгы кысаларында узачак чаралар турында хәбәр итте.
    Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук тарих фәннәре докторы, Висконсин университеты профессоры, Назарбаев университетының казах теле һәм төрки тикшеренүләр кафедрасы мөдире Юлай Шамил-оглы, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Күмер һәм күмер химиясе институты (Кемерово) директоры, Россия фәннәр академиясе академигы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Зинфер Исмәгыйлев, тарих фәннәре докторы, Жусуп Баласагын исем. Кыргыз милли университетының археология, этнология, чыганак белеме һәм тарих кафедрасы профессоры Әнисә Бикбулатовалар мөрәҗәгать итте.
    Академик үзәкнең 100 еллыгы – татар гуманитар фәне, аерым алганда – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өчен аеруча истәлекле ел, чөнки ТӘҺСИгә нигез нәкъ менә бай тарихлы Академик үзәк составында салынган. Институт директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин үз чыгышында учреждениенең татар телен саклап калуга һәм үстерүгә, аны дәүләт теле буларак куллану өлкәләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләде.
   Татар халкының һәм республиканың, тулаем алганда Россия һәм БДБ илләрендә татар диаспорасы тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү юнәлешендә эшләүче Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты проектлары белән Институт директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев таныштырды.
   Татар теле өчен заманча IT-эшләнмәләр Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры, физика-математика фәннәре кандидаты Ринат Гыйльмуллин һәм аның урынбасары, техник фәннәр кандидаты А. Хөсәенов докладында тәкъдим ителде.
   Туган Фәннәр академиясендә игълан ителгән туган телләр атналыгында узачак чараларда галимнәр, белгечләр һәм җәмәгатьчелек катнашында республика халыклары телләре, мәдәниятенең актуаль темалары буенча җентекле фикер алышу каралган.

Возврат к списку