Фольклор һәм этномәдәни тәңгәллек проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл

Фольклор һәм этномәдәни тәңгәллек проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл 18.02.2021
    17 февральдә Туган телләр атналыгы кысаларында үткәрелгән чираттагы түгәрәк өстәл фольклор һәм этномәдәни тәңгәллек проблемаларына багышланган иде.
    Этномәдәни үзтәңгәллек – кешенең билгеле бер этник мәдәнияткә мөнәсәбәтле булуын төшенүе, үзен югары аң дәрәҗәсендә әлеге бәйләнештә күзаллавы ул. Бүген бу мәсьәләнең халык авыз иҗаты белән тыгыз элемтәдә каралуы очраклы түгел. Чөнки хәзерге глобализация шартларында нәкъ менә милли фольклор, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин билгеләп үткәнчә, татарларны туплауда мөһим роль уйнарга мөмкин.
    Түгәрәк өстәлгә чыгарылган мәсьәләләр белгечләрдә зур кызыксыну уятты, фикер алышуда фольклорчы галимнәр, тарихчылар, социологлар, этнографлар һ.б. катнашты. «Татарларның этник тәңгәллеге: тикшеренүләрнең методологиясе һәм нәтиҗәләре» темасына доклад белән социология фәннәре докторы, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады. Филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закированың доклады Себер экспедициясе материалларына нигезләнгән һәм татар халкының рухи тормышында фольклорның роленә багышланган иде. Шул ук бүлекнең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова Чиләбе өлкәсендә үткәрелгән экспедиция материаллары һәм шулай ук архив материалларына нимгезләнеп әзерләнгән докладында Россия төбәкләрендәге милли этник фольклорга аерым тукталды.
     Филология фәннәре кандидаты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркәтибе Ләйлә Дәүләтшина яңгыр чакыру йолалары типологиясе мәсьәләләрен яктыртты. Түгәрәк өстәлдә шулай ук филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университетының (Уфа) филология һәм мәдәният кафедрасы доценты Илдус Фазлетдинов («Башкортстан татарлары фольклорында милли-тарихи мотивлар»), культурология кандидаты, этнохореолог, театр һәм музыка бүлегенең фәнни хезмәткәре Дәүләт Умеров («Әстерхан татарларының мәдәни үзенчәлеген формалаштыру факторлары») чыгыш ясады.
     Фикер алышуларда тарих фәннәре докторы, ТӘҺСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Гамирҗан Дәүләтшин, тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков катнашты.

  

Возврат к списку