Милли мәдәни мирасыбыз: Стәрлебаш

02.03.2021
   Г. Ибрагимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителә торган «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» китаплар сериясе Башкортстанның Стәрлебаш районында яшәүче татарлар, аларның гореф-гадәтләре, халык иҗаты, сөйләм үзенчәлекләре, шәҗәрәләре, археографик мирасы, җирле осталарның һөнәрләре турындагы яңа басмалар белән тулыланды (Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Стәрлебаш. 1 нче кисәк. – 2 нче басма. – Казан, 2021. – 440 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән) һәм (Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Стәрлебаш. 2 нче кисәк. – 2 нче басма. – Казан, 2021. – 448 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән).
    Басма ике китаптан тора. Беренчесе татар халкының тарихына, теленә һәм мәдәни мирасына багышланган кереш сүз белән ачыла. Бу китапта Стәрлебаш мәдрәсәсе тарихына, урта диалектның минзәлә сөйләше бәләбәй урынчылыгының тел үзенчәлекләренә, көнбатыш диалектның стәрлетамак сөйләшенә, төбәк фольклорының хәзерге торышына караган мәкаләләр тупланган.
    Икенче китап Стәрлебаш авылы тарихы һәм аның мәдрәсәсе буенча хезмәтләрне үз эченә ала. Монда шулай ук танылган «Дөррел – Каләм» китабы, Стәрлебаш шагыйрьләре әсәрләре текстлары, традицион музыкаль мәдәният, җирле татарларның халык сәнгате турындагы мәкаләләр, совет чорында тупланган халык авыз иҗаты материаллары, гарәп графикасында язылган кулъязмалар тасвирламасы, кулъязма мирасны саклаучылар турында мәгълүматлар һ. б. танышырга мөмкин.
    Китаплар туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларга адреслана. Алар белән ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://www.antat.ru/ru/iyli/новые%20издания.php.

Возврат к списку