Республикада туган телләр һәм әдәбият укытуда заманча белем бирү траекторияләре

22.02.2021
   18 февральдә Туган телләр атналыгы кысаларында Татарстан һәм күрше республикалар (Чувашия, Мордовия, Мари-Эл) галимнәре, укытучылары, методистлары, Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре катнашында узган чараларның берсе актуаль мәсьәлә – Татарстан Республикасында туган телләр һәм әдәбият укытуда заманча белем бирү траекторияләренә багышланган иде.
   Бу ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе, бүгенге көндә Институтта «Туган тел (татар теле)», «Туган (татар) әдәбият» фәннәре буенча уку-укыту методик комплекслары эшләү белән максатчан эш алып барыла. ТӘҺСИ директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов һәм ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, академик, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина үзләренең чыгышларында «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында алып барыла торган бу эшне аерым билгеләп үттеләр.
   Гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теле буенча заманча укыту-методик әсбапларын эшләүдәге проблемалар, аларны чишү юллары турында тулырак милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова һәм бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Лилия Гыйниятуллина сөйләде.
   ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан әзерләнгән укыту-методик комплекслар 2019/2020 уку елында республиканың 17 мәктәбендә һәм гимназиясендә апробация узды. Яшел Үзән районы 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Р. Зәйнуллинаның интернет-элемтә буенча җиткергән фикеренчә, бәяләмәләр бары уңай гына, дәреслекләр кызыклы, матур, балалар алар белән бик теләп шөгыльләнә.
   Татарстан – Россия Федерациясенең иң күп милләтле субъектларыннан берсе: биредә 170 тән артык милләт вәкиле яши. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова билгеләп үткәнчә, республиканың белем бирү оешмаларында биш телдә (рус, татар, чуваш, удмурт, мари) укыту оештырылган, җиде тел исә өйрәнү предметы булып тора, 25 тел - якшәмбе мәктәпләрендә өйрәнелә.
    Үз республикаларында туган телләрне укыту тәҗрибәсе белән Мордовия, Мари-Эл, Чуваш Республикасы белгечләре, галимнәре уртаклашты. Алар үз чыгышларында Татарстандагы коллегалары белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен билгеләп үттеләр һәм республика мәктәпләрендә эшләүче мордва, мари, чуваш телләре укытучыларына методик ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр. Докладлар белән Н.П. Огарев исем. Мордва университетының фин-угор филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Ю. Антонов, Мари дәүләт университеты укытучысы Н. Матросова, Чуваш республика мәгариф институтының Төбәк үсеш үзәге директоры И. Ядранская һәм шул ук оешманың этномәдәни белем бирү кафедрасы мөдире А. Егоров чыгыш ясады.
   Фикер алышуларда туган тел һәм әдәбият укытучылары Ф. Гаязова (рус теле, Казан), Р. Зәйнуллина (татар теле, Зеленодольск), Э. Ильина (мари теле, Әгерҗе районы), Р. Иванова (мордва теле, Бөгелмә), М. Юркеева (удмурт теле, Кукмара) һәм С. Мукасева (чуваш теле, Буа районы) катнашты.

Возврат к списку