Язма мирасны саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл

01.03.2021
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Туган телләр атналыгы язма мирасны саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл белән тәмамланды.
    Билгеле булганча, татар мәдәниятенә турыдан-туры кагылышлы булган кулъязмаларны, документларны ачыклау, саклау, фәнни эшкәртү һәм әйләнешкә кертү буенча зур эшне Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты составында эшләүче Язма һәм музыкаль мирас үзәге хезмәткәрләре алып бара.
   Дистәләгән еллар буенча фондларда тупланган чыганакларны (гарәп графикасындагы кулъязмалар, сирәк басмалар, документлар) электрон форматка күчерү эше 2016 елдан бирле даими нигездә алып барыла, һәм, Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров билгеләп үткәнчә, цифрлаштырылган чыганаклар базасы көннән-көн тулылана бара. Аларның фәнни әйләнешкә керүе, киң катлау укучыларга ачык булуы Мирасханә хезмәткәрләре өчен аеруча мөһим, дип ассызыклады ул.
   Әлеге төр эшләрне башкару өчен Язма һәм музыкаль мирас үзәге заманча электрон-техник җиһаз белән тәэмин ителгән: чыганакларга зыян китермичә цифрлаштыру мөмкинлеге булган планетар сканер, тузан тоткыч җиһаз, интернет һәм башка техник мөмкинлекләр бар.
   Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең электрон Miras.info порталында урнаштырылган материаллар белән теләгән һәр кеше таныша ала. Мәсәлән, «Цифрлы мирас» бүлегендә борынгы кулъязмалар, бүгенге көндә сирәк очрый торган XIX гасыр басмалары, шулай ук XX гасыр башындагы газеталар һәм журналлар тупланган. Сайтның бер бите тулысынча XX йөз башы татар вакытлы матбугатына багышланган. Биредә укучылар игътибарына өч дистәдән артык газета һәм журнал тәкъдим ителә.
    Илһам Гомәров шулай ук «Мирас-Тат» транслитерация программасы һәм үзәкнең башка проектлары турында сөйләде. Ул җиткергән мәгълүматны үзәкнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов тулыландырды – аның чыгышы тарихи чыганак буларак эпитафик мирасны өйрәнү һәм саклау эшендә заманча алымнарга багышланган иде.
   Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең китаплары һәм серияле басмалары турында Мирасханәнең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алсу Хасавнех сөйләде.
  Чарада онлайн-режимда республиканың һәм Россия субъектларының башка югары уку йортлары, фәнни оешмаларыннан вәкилләр дә катнашты. Фикер алышу барышында Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Сөләйман Рәхимов, ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов, РФА Уфа фәнни үзәге Тарих, тел, әдәбият институтының бүлек мөдире Марсил Фәрхшатов чыгыш ясады.

Возврат к списку