Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар

Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар 11.06.2021
   9 июньдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә галимнәр, язучылар, тарихчылар хәзерге этапта милли әдәбиятларны үстерү белән бәйле проблемалар хакында фикер алыштылар. «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» Халыкара фәнни-гамәли түгәрәк өстәленең төп оештыручысы булып Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора. Чара Татарстанда узучы Саха (Якутия) көннәре белән туры килде һәм тугандаш республиканың әдәби җәмәгатьчелеге катнашында узды. 
   Түгәрәк өстәлне ачып, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин: «Институт тарафыннан инде өченче ел гамәлгә ашырылучы «Милли әдәбиятлар: тикшеренү юнәлешләре һәм нәтиҗәләре» проектының төп максаты – Россия һәм якын чит илләрдәге тикшеренүчеләрне үзара берләштерүгә ярдәм иткән фикердәшләр мохите булдыру», – дип билгеләп үтте. «Милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар» дип аталган беренче түгәрәк өстәл, билгеле булганча, 2019 елда Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 80 еллыгына багышланган конференция кысаларында узды. Дискуссия 2020 елда «XX–XXI гасырларда милли әдәбиятларның жанр-стильле үсеше» Халыкара конференциясендә дәвам итте. 
   Түгәрәк өстәлнең модераторлары – филол.фән. канд., текстология бүлеге мөдире Марсель Ибраһимов һәм филол.фән. д-ры, РФА Казан фәнни үзәгенең күпфакторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе мөдире Алексей Арзамазов беренче булып сүзне филология фәннәре докторы, ТР ФА вице-президенты Дания Заһидуллинага бирделәр. Аның танылган якут прозаигы Николай Лугиновның «Һунн повестьлары» һәм «Үзгәрешләр вакыты» әсәрләрен татар язучысы Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы белән чагыштырып анализлауга багышланган доклады алдагы кызыклы фикер алышуларга этәргеч булды. 
   Конференциядә әдәби багланышлар, милли әдәбиятларның үзтәңгәллеге, әдәбиятларны чагыштырма өйрәнү, әсәрләрне башка телләргә сәнгатьчә тәрҗемә итү, тәрҗемәче белгечләр әзерләү һ. б. шундый мәсьәләләр күтәрелде. Фикер алышуларда Якутия вәкилләреннән тыш (прозаиклар Николай Лугинов һәм Аграфена Кузьмина; шагыйрьләр, Россия Язучылар берлеге әгъзалары Николай Винокуров, Рөстәм Каженкин; филол.фән. канд., Төньяк гуманитар тикшеренүләр һәм аз санлы халыклар проблемалары институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Лилия Винокурова; филол.фән. канд, шул ук институтның өлкән фәнни хезмәткәре Лидия Романова), шулай ук Азербайҗан, Казакъстан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән – Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Кабарда-Балкар Ресрубликасы, Алтай өлкәсеннән галимнәр, язучылар (Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев; Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Корбанов; филол.фән. д-ры, КФУ профессоры Әлфия Галимуллина; филол.фән. д-ры, РФА Тарих, тел һәм әдәбият институтының Уфа федераль тикшеренү үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Нәркәс Хөббетдинова һәм башкалар) катнашты. 
   Чарага әзерлек барышында 50 дән артык фәнни доклад алынды. Оештыру комитеты тарафыннан сайлап алынган мәкаләләр «Милли әдәбиятлар: тикшеренү юнәлешләре һәм нәтиҗәләре» сериясеннән «Мәдәни якынаю шартларында милли әдәбиятлар» җыентыгына кертелде. 
   Басманың электрон варианты түбәндәге адреста урнаштырылган: http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2021/Национальные%20литературы-2021-3%20вып%20(1).pdf

Возврат к списку