Төмәнгә экспедиция

Төмәнгә экспедиция 18.06.2021
    Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге мөдире О.Р. Хисамов җитәкчелегендәге фәнни экспедиция бу көннәрдә татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе булган Төмән өлкәсенең Төмән һәм Яркәү районнарында эшли.
    Төркем составында халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре И.Г. Закирова, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәре Н.В. Герасимова, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре А.Я. Хөсәенова, театр һәм музыка бүлеге фәнни хезмәткәре Н.Х. Нургаянова эшли.
    Галимнәр җирле татарларның топонимиясен, тел, музыка иҗатын, матди культурасы үзенчәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Кыр эшләре вакытында җыелган мәгълүмат, алар нигезендә алып барылган фәнни тикшеренү нәтиҗәләре алга таба институтта чыгып килә торган "Милли-мәдәни мирасыбыз" ("Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән" сериясе) җыентыкларының аерым бер томында басылып чыгачак дип көтелә.

Возврат к списку