«Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» проекты: Тәтеш районы

«Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» проекты: Тәтеш районы 02.07.2021
«Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» проекты
Тәтеш районы
   2021 елның 28 июненнән 4 июленә кадәр ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының төбәкара проекты кысаларында Тәтеш районы торак пунктларына «Татарстан халыкларының мәдәният төрлелеге» дип аталган комплекслы экспедиция үткәрелде. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерләнү һәм үткәрү буенча төп чараларның республика планын тормышка ашыру максатында уздырыла. Экспедициядә эшендә Мордовия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Гуманитар фәннәр фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәрләре катнаша.
   Әлеге төркемдә эшләүчеләр: Зубов Игорь Васильевич, доцент, төп фәнни хезмәткәр-әдәбият һәм фольклор бүлеге мөдире, философия фәннәре кандидаты; Гурьянова Любовь Александровна, тел белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты; Охотина Татьяна Николаевна, төбәк тикшеренүләре һәм этнология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре; Шеянова Ирина Ивановна, доцент, әдәбият һәм фольклор бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты; Кудашкина Инна Николаевна, И.Д. Воронин исем. Мордовия Республикасы берләштерелгән туган якны өйрәнү музееның этнография бүлеге мөдире.
   Бу проект нәтиҗәләре буенча Г. Ибрагимов исем. ТӘһСИ тарафыннан «Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» исемле коллектив монография бастыру һәм төбәкара түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.


Возврат к списку