Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасы укырга теләүчеләрне көтә

06.08.2021
Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасы укырга теләүчеләрне көтә
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты республикабызда һәм аннан читтә татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә күппрофильле координацияләү үзәге булып тора.
    Институт галимнәренең бай тикшеренү тәҗрибәсе – лаеклы алмаш тәрбияләү өчен яхшы мәктәп тә ул. Фәнни кадрлар әзерләүнең төп юлы булып аспирантура тора.
   Аспирантура – югары белем бирүнең өченче дәрәҗәсе һәм югары белем бирү базасында (белгеч яки магистр дәрәҗәсе) фәнни-педагогик кадрлар әзерләүнең төп формасы. Бүгенге көндә белем алуын аспирантурада дәвам итәргә теләүчеләргә кадрлар әзерләүнең дүрт юнәлеше тәкъдим ителә: «Тел белеме һәм әдәбият белеме» («Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле)»; «Тел белеме һәм әдәбият белеме» («Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты»)»; «Тел белеме һәм әдәбият белеме» («Фольклористика») һәм «Сәнгать белеме» («Сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать һәм архитектура»).
   Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча гражданнарны аспирантурага кабул итү конкурс нигезендә – югары белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына яраклы рәвештә, махсус дисциплина һәм чит тел (инглиз теле) буенча керү сынаулары нәтиҗәләре нигезендә башкарыла. Шул ук вакытта тапшыру имтиханнарының нәтиҗәләре календарь ел дәвамында гамәлдә санала. Уку тәмамлангач, аспирантларга «Тикшеренүче. Укытучы-тикшеренүче» квалификациясе бирү турында диплом тапшырыла.
   Аспирантурага укырга керергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итү 26 июльдән башлап август ахырына кадәр ТР Фәннәр академиясенең аспирантура бүлегендә (каб. 405) дәвам итә. Керү имтиханнары 2021 елның 6-17 сентябрендә узачак, кабул итү 1 октябрьдән башкарыла.
  Гариза биргәндә тапшырырга кирәк булган документлар исемлеге белән http://www.antat.ru/ru/activity/obrazovatelnaya-deyatelnost/aspirantura/ сайтында танышырга мөмкин.
   Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-78-78.
   Эш режимы: (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-15.00, җомга 8.00-14.00 (12.00-12.40 – төшке аш).
   Адрес: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бауман ур., 20 нче йорт, 405 каб. («Кремль» метро станциясе).
   E-mail: aspirantura-anrt@mail.ru.

Возврат к списку