"Фәнни Татарстан" журналының чираттагы саны

11.08.2021
   ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителүче «Фәнни Татарстан» журналының 2021 елдагы икенче саны дөнья күрде. Гадәттәгечә, чираттагы чыгарылышта укучы игътибарына тел, әдәбият белеме, фольклористика, сәнгать белеме кебек өлкәләрдә тикшеренүләр, шулай ук эпиграфика, тарих һ.б. буенча материаллар, соңгы вакытта дөнья күргән яңа китаплар тәкъдим ителә.
   Татар әдәби теле тарихында XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы аның функциональ һәм структур планнарда иң югары үсеш чоры буларак характерлана. Нәкъ менә шушы вакытта моңа кадәр, нигездә, шигъри әсәрләрдә һәм дини-дидактик трактатларда гына кулланылган иске татар теле үзе өчен яңа иҗтимагый өлкәләргә, сәнгати, публицистик һәм фәнни жанрларга үтеп керә башлый. ТӘһСИнең гомуми лингвистика бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Рифат Мирхәевнең журналда басылып чыккан мәкаләсе XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар мәгърифәтчелек прозасы әсәрләрендә сыйфат фигыльләрнең стилистик куллану үзенчәлекләре турында сөйли, Алар, грамматик структураның төп элементларыннан берсе булып, язма текстларның тел тукымасын формалаштыруда мөһим роль уйныйлар. Мәкаләдә билгеләп үтелгәнчә, хәзерге көнгәчә галимнәрнең татар әдәби теле тарихына караган хезмәтләрендә алар өлешчә генә тасвирланган, шуның белән бергә аларның стилистик мөмкинлекләре тел белгечләренең игътибарыннан читтә калып килгән.
   Лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Лениза Хәбибуллинаның мәкаләсе халык иҗаты әсәрләре мисалында төрки телләрдә шарт мөнәсәбәтләренең белдерелүенә багышланган. Авторның әлеге хезмәтендә, төрки фольклорның кече жанрларыннан алынган мисалларга таянып, кондициональ мөнәсәбәтләр өйрәнелә.
  Себер татарларының халык иҗаты әсәрләрендә фольклор һәм топонимиканың үзара бәйләнеш үзенчәлекләре Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән эшләре буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов һәм халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова мәкаләсендә тикшерелә. Төрле елларда тупланган һәм язмада теркәлгән фольклор текстлары алар язып алынган төбәкләрнең топонимиясен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора. Халык иҗатында сакланган топонимнар Себер татарларының башка халыклар белән сәяси һәм икътисади багланышларын, рухи мирасын өйрәнү өчен материал булып, төрки халыкларның дөньяны күзаллавын реконструкцияләү мөмкинлеге дә бирә.
   Бу бүлектә чыккан тагын бер мәкалә (авторы – Татарстан Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нурия Мифтахетдинова) күренекле тел белгече, тюрколог, тарихчы Г. Шәрәфнең гарәп графикасы нигезендәге татар язуын реформалау өлкәсендәге эшчәнлеге турында. Казан лингвистика мәктәбенең күренекле вәкиле Галимҗан Шәрәф үзенең чыгышларында, фәнни хезмәтләрендә гарәп графикасы нигезендә язу системасын саклауның барлык төрки халыклар өчен дә файдалы булуы турында бәхәссез дәлилләр китергән.
   «Әдәбият белеме» бүлегендә бирелгән ике басма татар драматургиясе мәсьәләләренә багышланган. Беренчесендә (авторы – Институтның театр һәм музыка бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алсу Шәмсутова) сүз гомумән татар театры һәм драматургиясенең барлыкка килүе турында барса, икенчесендә – әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фатыйма Миңнуллинаның мәкаләсендә – 1920 еллар драматургиясе үсеше турында гомуми күзаллаулар бирелә, аның актуаль тенденцияләре билгеләнә, шулай ук бу чорның кайбер пьесаларына күзәтү ясала, аларның жанр һәм образларын анализлау аша чынбарлыкның тарихи һәм сәнгати картиналары яңадан торгызыла.
  «Әдәбият белеме» бүлегендә журнал укучылары шулай ук «Language+» телләр өйрәнү студиясе мөгаллиме, филология фәннәре кандидаты Чулпан Ситдыйкованың «XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы татар прозасы поэтикасы (Р. Сафинның 1985 – 2005 еллар иҗаты мисалында)» дигән тикшеренүләре белән дә таныша ала. Мәкаләдә XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы татар прозасының иң күренекле вәкилләренннән берсе булган Ф. Сафинның әсәрләре карала, чынбарлыкны сурәтләүнең шигъри алымнары анализлана; шул ук вакытта рецензияләргә, тәнкыйть мәкаләләренә, әлеге чор әсәрләре турындагы хатирәләргә аерым игътибар бирелә.
   Әдәбият белеме темасы журналның «Төрки халыклар фәне " бүлегендә дә дәвам иттерелә, анда М. Ауэзов исем. Тел һәм сәнгать институтының (Казакъстан) бүлек мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Айгөл Исмакованың «Классик стиль: Абай һәм Пушкин» һәм У. Алиев исем. Карачай-Черкас дәүләт университетының карачай-балкар һәм нугай филологиясе кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Нәсипхан Суюнованың «Иң яңа нугай әдәбиятында тарихи эссе" (Иса Капаев прозасы мисалында) мәкаләләре дөнья күрде.
   Номерның «Тарих сәхифәләре» бүлегендә Симон Соргенфрей (Сёдертёрн Университеты (Стокгольм, Швеция), филология фәннәре кандидаты Ялкын Янбаева-Әхмәтгалиева (Израиль), ТӘҺСИнең гомуми лингвистика бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илида Бәшированың «Швециядә беренче татар мөселманнары» мәкаләсе бирелә. Анда Швециядә беренче мөселман җәмгыятенә һәм «Швециядә төрки-ислам дине һәм мәдәнияте оешмасы"на (The TurkIslam Association for Religion and Culture in Sweden) нигез салган татарлар төркеме турында сөйләнелә. Мәкаләдә бу оешманың аеруча күренекле вәкилләре тәкъдим ителә, шулай ук аның эшчәнлегенә хас кайбер үзенчәлекләр ассызыклана.
   1952 елда Стокгольмда әлеге оешма гарәп графикасында «Хәбәрче» кулъязма журналын чыгара. Ялкын Янбаева-Әхмәтгалиеваның "Фәнни мирас" бүлегендә урын алган тагын бер мәкаләсе әлеге басмага күзәтү ясый. Эмиграциядәге татарлар оештырган журналның бердәнбер саны кулъязма күчермәләрдә Швециянең татар гаиләләре арасында тарала. Мәкалә укучыны «Хәбәрче»нең кайбер басмалары белән таныштыра. Аларны матбугатка әзерләүдә Ялкын Янбаева-Әхмәтгалиеваның роле зур, үз чиратында аның эшчәнлеге филология фәннәре докторы И.Бәшированың « Хәбәрче» журналы турында» мәкаләсенә Кереш сүздә анализлана.
  «Фәнни мирас» бүлегендә укучылар игътибарына тагын бер кызыклы материал – Галимҗан Ибраһимовның 1920 елның 18 мартында «Кызыл Армия» газетасында чыккан «Париж пролетариатының диктатурасы» дигән мәкаләсе тәкъдим ителә. Анда Коммуна тарихына кыскача күзәтү ясала, вакыйганың характеристикасы бирелә. Шунысы игътибарга лаек, мәкалә кириллицада беренче тапкыр басыла (басма текст һәм искәрмәләр ТӘҺСИнең текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Хөснетдинова тарафыннан әзерләнгән).
  Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми секретаре, филология фәннәре кандидаты Ләйлә Дәүләтшина мәкаләсендә фольклорчы Риф Мөхәммәтҗановның тикшеренү эшчәнлеге турында сөйләнә. Автор галимнең Башкортстан Республикасы территориясендә яшәүче татарлар фольклорын системалы өйрәнүен ассызыклап, аның йола фольклоры өлкәсендәге эшчәнлегенә аерым игътибар бирә; тупланган материалның уникальлеген ассызыклый һәм аларның кайберләрен укучы хөкеменә тәкъдим итә.
   Казан дәүләт мәдәният институтының универсаль компетенцияләр методологиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Гүзәлия Хаҗиеваның журналның шулай ук халык иҗаты бүлегендә урнашкан мәкаләсендә татар халкы мәдәниятендә Гайшә-Фатыйма агионимы карала. Фольклор-этнография материалларын өйрәнү, нигездә, им-том текстларына таянып, агионимның берничә локаль варианты бирелә. Этнолингвистик анализ юлы белән әлеге персонажның халык образы яңадан торгызыла: аның функциональ, атрибутив, локатив һәм темпораль характеристикалары ачыклана. Тикшеренүдә Гайшә-Фатыйма агионимының кайбер төрки халыклар мәдәниятендәге параллельләре китерелә.
   Татар сәнгати мәдәниятенең инкыйлабка кадәрге теге яки бу дәрәҗәдә 1920 еллар татар плакат сәнгатен (татар сәнгатенең традицион төрләре – шәмаил, ләүхә, шулай ук ХІХ гасырның соңгы өчтән берендә актив үсеш алган яңа төр – календарьлар, ХХ гасыр башы театр афишалары) үстерү чыганагы булып торган формалары ТӘҺСИ аспиранты Рената Галиеваның «Сәнгать» бүлегендә бастырылган мәкаләсендә яктыртыла. Биредә шулай ук Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының сәнгать һәм инновацион дизайн кафедрасы доценты, сәнгать һәм дизайн факультеты деканы, педагогика фәннәре кандидаты Регина Вәлиева һәм сәнгать фәннәре кандидаты Әнифә Әхмәтшинаның сәнгать һәм дизайн факультетын оештыру тарихы турындагы мәкаләсе урнаштырылган.
   Татарстан Республикасы Теләче районы Иске Җөри авылы зиратында табылган эпиграфик һәйкәлләргә кыскача анализ ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айдар Гәйнетдинов мәкаләсендә тәкъдим ителә. Институт тарафыннан 2019 елда оештырылган экспедиция барышында автор 1516 – 1942 елларга караган гарәп язулы биш кабер ташын ачыклый һәм өйрәнә. Биредә аларның текстлары һәм хәзерге татар теленә тәрҗемәләре дә китерелә.
  Татарстан Республикасында татар телен белү планнарны һәм проектларны тормышка ашыруда җитәкчеләр өчен өстәмә мөмкинлекләр ача. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы Гөлнара Һадиева мәкаләсендә татар телендә эшлекле сөйләм үрнәкләре тәкъдим ителә.
  Татар музыка һәм театр сәнгатен торгызуда онытылмаслык эз калдырган шәхесләрнең берсе – Солтан Габәши. Аның эшчәнлеге күпкырлы: ул башкаручы, композитор, дирижер, фольклорчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе дә, моннан тыш беренче татар опералары («Сания» һәм «Эшче») авторларының берсе буларак та билгеле. Театр һәм музыка бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Салихованың «Шәхесләребез» бүлегендә дөнья күргән мәкаләсе С.Габәшинең бай музыкаль мирасы турында сөйли. Бу бүлектә укучылар филология фәннәре кандидаты Әлфинур Нәҗипованың әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче Фоат Галимуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан язылган мәкаләсе белән дә таныша ала. Анда татар әдәбиятыннан профессор Фоат Галимуллин язган мәктәп дәреслекләрендәге һәм дәреслек-хрестоматияләрдәге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты анализлана. Шулай ук галимнең фәнни мәкаләләре дә тикшерелә, Тукай шәхесе һәм иҗаты турындагы карашларына анализ ясала.
   «Яңа китаплар» бүлегендә укучылар игътибарына 2021 елда нәшер ителгән ике басма тәкъдим ителә. РФА Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Әлфинә Сибгатуллина мәкаләсендә Истанбулда (Төркия) чыккан «Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында бер татар мулласы: Заһир Бигинең тормышы, романнары һәм сәяхәтнамәсе» (Doğu ve Batı Arasında Bir Tatar Mollası: Zahir Bigi’nin Hayatı, Romanları ve Seyahatnamesi. Hazırlayan Ahmet Kanlıdere. İstanbul, Ötüken neşriyatı. 2021. 422 s.) китабы турында сүз бара. Басманың кереш сүз авторы һәм төзүчесе – татар иҗтимагый фикере тарихын өйрәнүче, Истанбулдагы Мәрмәрә университеты профессоры Әхмәт Канлыдәрә. Китапка З.Бигиевнең ике романы һәм Төркестан буйлап сәяхәте турында очерк кертелгән. Бу әсәрләр төрек теленә тәрҗемә ителеп кенә калмыйча, латин графикасында да бирелгән. З.Бигиевнең тормыш һәм иҗат юлы яңа чыганаклар яктылыгында һәм көтелмәгән ракурслардан чыгып анализланган кереш мәкалә аерым игътибарга лаек.
   Танылган лингвист-диалектолог Дөрия Рамазанованың «Формирование татарских говоров юго-запада Башкортстана» китабының икенче басмасын укучылар игътибарына ТӘҺСИнең гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Энҗе Кадыйрова тәкъдим итә. 2021 елда дөнья күргән монографиядә тел, тарих һәм архив материаллары нигезендә көньяк-көнбатыш Башкортстанның татар сөйләшләре формалашу мәсьәләләре карала; аларның фонетик һәм морфологик үзенчәлекләре башка төрки телләр белән чагыштырып тасвирлана.
   Журналның соңгы битләрендә, традиция буенча, номердагы мәкаләләрне тулыландыручы, шулай ук республика тормышындагы әһәмиятле вакыйгаларны, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең эшчәнлеген тасвирлаган бай фотоматериал урнаштырылган..
   «Фәнни Татарстан» журналының 2021 елда чыккан икенче санының электрон версиясе ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтында http://ft.antat.ru/ адресы буенча урнаштырылган.

Возврат к списку