"Мирасханә"дә Ачык ишекләр көне

"Мирасханә"дә Ачык ишекләр көне 29.09.2021
    2021 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оешуга 30 ел тулу уңаеннан ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Чарада Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстанның Язучылар берлеге һ.б. оешма вәкилләре катнашты.
   Әлеге вакыйга уңаеннан Үзәкнең кулъязма һәм басма материалларны, тарихи документларны, шәхси фондларны туплау, саклау, фәнни өйрәнү һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү юнәлешендәге эшчәнлеге хакында мәгълүмат бирелде, Мирасханә фондларында сакланган бай материал, шул исәптән язучыларның шәхси архивлары белән таныштырылды. Үзәккә күренекле язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов һәм танылган әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегуловның шәхси архивлары рәсми рәвештә кабул ителде, аларга ТР Фәннәр академиясе президенты М.Х. Саләховның рәхмәт хатлары тапшырылды.
   Түгәрәк өстәлдә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры К.М. Миңнуллин, Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе И.Г. Гомәровның милли-мәдәни мирасыбызны саклау буенча чыгышлары тыңланды, җанлы фикер алышулар булды. Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар, Татарстан Язучылар берлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, төрле музей һәм архив хезмәткәрләре катнашты.
   Ачык ишекләр көнендә Мирасханә фондларында сакланган сирәк ядкәрләр, кулъязма мирас үрнәкләре, шәҗәрәләр, әдипләребезнең шәхси архив материалларыннан күргәзмә дә оештырылды.

         

Возврат к списку