Көнбатыш Себер татарларына багышланган басмалар турында

01.10.2021
   29 сентябрьдә «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Көнбатыш Себер татарларына багышланган басмалары турында сүз барды.
    Омск, Томск һәм Новосибирск өлкәләрендә узган этнографик экспедицияләр нәтиҗәләре буенча чыккан бу китаплар «Милли-мәдәни мирасыбыз» сериясендә дөнья күрде. Аларда әлеге төбәкләрдә яшәүче татар халкының тел, фольклор, сәнгать, археографик үзенчәлекләре турында мәгълүматлар тупланган.
    Яңа китаплар турында матбугат конференциясендә Институт директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов, Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров, халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова һәм лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова сөйләделәр.
    Матбугат конференциясе белән тулырак «Татар-информ» сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://tatar-inform кtatar/press_conferences/29-09-2021/seber-tatarlary-turynda-f-nni-hezm-tl-rg-bagyshlangan-matbugat-konferentsiyase-5839370.
  Матбугат конференциясендә тәкъдим ителгән китаплар Институт сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылды: http://www.antat.ru/ru/iyli/новые%20издания.php.

Возврат к списку