Фәннәр академиясенең 30 еллыгы

Фәннәр академиясенең 30 еллыгы 01.10.2021
   30 сентябрьдә Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев катнашында ТР Фәннәр академиясенә нигез салынуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы утырыш узды.
   ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов үз докладында чараның Россия Федерациясендә – Фән һәм технологияләр, ә Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елда булып үтүен ассызыклады. Бу юбилей тагын бер дата – Татарстан академик фәненең рәсми формалашуына 100 ел тулу белән туры килде.
   ТАССР Халык мәгариф комиссариатының боерыгы белән Академия 1921 елның 3 декабрендә оештырыла. Татар халкының тарихын, мәгарифен һәм мәдәниятен өйрәнүдә аның турыдан-туры варисы һәм гуманитар фән традицияләрен дәвам итүче булып Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.
   «Һәр этнос өчен аның бөек уллары һәм кызларының исемнәре, хезмәтләре, мирасы берләштерүче башлангыч булуын без яхшы беләбез. Шуңа күрә соңгы елларда дөнья күргән Гаяз Исхакый һәм Галимҗан Ибраһимов хезмәтләренең 15 томлык җыентыклары, Габдулла Тукайның 6 томлык академик басмасы, Каюм Насыйри, Шәриф Камал, Галиәсгар Камал, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Муса Җәлилләрнең күптомлыклары, күренекле галимнәр, фәлсәфәчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең хезмәтләре – Татарстан гуманитарларының зур хезмәт нәтиҗәсе булуын истә тотарга һәм бәяләргә тиеш», – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев тантаналы утырыштагы чыгышында.
   Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең тикшеренү нәтиҗәләре академик хезмәтләр, монографияләр, күпсанлы сүзлекләр, мәктәп һәм югары уку йортлары дәреслекләре һ.б. рәвешендә Татарстан Фәннәр академиясе фойесында оештырылган күргәзмәдә дә тәкъдим ителеп, кунаклар һәм катнашучылар тарафыннан югары бәя алды.
  Тантаналы чарада галимнәргә, ТР ФА хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт һәм ведомство бүләкләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу истәлекле көнне республиканың беренче Президенты М. Шәймиев кулыннан бүләк алучылар арасында сәнгать белеме кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева да бар: ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булды.

     

Возврат к списку