Kazan Digital Week-2021 Халыкара форумы

25.09.2021
   Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Kazan Digital Week-2021 Халыкара форумында катнашты.
   Институтта милли мәгариф өлкәсендә эшләнелә торган электрон проектлар белән форумда катнашучыларны «Туган (татар) телне укытуда цифрлы белем бирү технологияләре» исемле панель дискуссиясе кысаларында ТӘһСИ директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов, милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова, шул ук бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре, доцент Лилия Гыйниятуллина таныштырды. Театр һәм музыка бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Айгөл Салихова «Театр сәнгате өлкәсендә цифрлы технологияләрне куллану практикасы» дигән доклад белән чыгыш ясады.
   Kazan Digital Week-2021 Халыкара форумы Татарстан Республикасы башкаласы Казанда 21–24 сентябрь көннәрендә үтте. Әлеге чара заманча күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык демонстрация мәйданчыклары, уңайлы транспорт һәм рекреацион инфраструктура белән җиһазландырылган «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш форматта узды.
   Форумда IT-тармакның киләчәге, «акыллы технологияләр»не тормышка ашыру юллары турында фикер алыштылар. Kazan Digital Week-2021 – Россиядә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елының төп чараларыннан берсе. Анда төрле илләрдән галимнәр, бизнесменнар, дәүләт эшлеклеләре катнашты.


Возврат к списку