"Татар-информ" агентлыгында узган пресс-конференция
12.11.2021
Диалектология фән буларак кирәкме? Татар теленең диалектларын һәм сөйләшләрен өйрәнү нәрсә бирә?
Әлеге һәм диалектларга бәйле башка сорауларга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган очрашуда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре җавап бирде. Институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин, аның фән эшләре буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов, гамәл лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Энҗе Кадыйрова һәм лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова татар теленең диалектлары, аларны өйрәнү тарихы һәм бүгенге татар диалектологиясенә нигез салган күренекле галимнәрнең фундаменталь тикшеренүләре, шулай ук институт хезмәткәрләренең татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә комплекслы фәнни экспедицияләре турында сөйләделәр, ТӘҺСИнең татар теле диалектларына һәм сөйләшләренә багышланган яңа басмалары белән таныштырдылар.
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашында узган бу очрашуны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин: https://tatar-inform.tatar/press_conferences/11-11-2021/tatar-dialektlary-tk-ne-b-gengese-m-kil-ch-ge-temasyna-matbugat-konferentsiyase-5842854.
