Татар белеме буенча семинар

Татар белеме буенча семинар 02.12.2021
    Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, практика» Халыкара фәнни-гамәли семинары башланды. Ике көн дәвамында – 2-3 декабрьдә – Россия, якын һәм ерак чит илләрдән (Казакъстан, Кыргызстан, АКШ, Бөекбритания, Литва, Финляндия, Голландия) галимнәр татар белеменең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак.
     Татарстан Мәгариф халык комиссариатының Гыйльми үзәге оешуга 100 ел тулуга багышланган бу семинар программасында пленар утырыш, түгәрәк өстәлләр, Россия галимнәренең лекцияләре, секция утырышлары планлаштырыла.

Возврат к списку