Татар белеменең актуаль мәсьәләләре

Татар белеменең актуаль мәсьәләләре 02.12.2021
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 2 декабрьдә эшли башлаган фәнни-гамәли семинарда татар белеме тарихы, аның хәзерге торышы, үсеш перспективалары белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла. Россия, якын һәм ерак чит илләр тикшеренүчеләре катнашында узучы бу масштаблы чараның оештыручылары – ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәк белеме институты, Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты.
     Пленар утырышны ачып, филология фәннәре докторы, профессор, ТӘҺСИ директоры Ким Миңнуллин татар теленең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашырга теләк белдергән галимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм әлеге фәнни чара бу өлкәдә алга таба тикшеренүләргә этәргеч бирер, татар галимнәрен берләштерүче даими эшләүче дискуссия мәйданчыгын булдыру өчен алшартлар тудырыр, дигән ышаныч белдерде.
     Фәннәр академиясе президенты, профессор, академик Мәкъзүм Саләхов быел 30 еллыгын билгеләп үткән ТР Фәннәр академиясенең тарихына һәм эшчәнлегенә тукталды, татар белеменең фән буларак нәкъ менә Гыйльми үзәк, аннары – Татар теле, әдәбияты һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты, Фәннәр академиясе кысаларында формалашуын ассызыклап китте. Бүгенге көндә фундаменталь тикшеренүләр Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Ш. Мәрҗани исем. Тарих институтынада, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында, А.Х. Халиков исем. Археология институтларында уңышлы алып барылуын билгеләп үтте.
     Фәннәр академиясендә татар белемен үстерүне Россия төбәкләре һәм чит ил галимнәре белән фәнни элемтәләр һәм бәйләнешләрдән башка күз алдына китерү кыен. Мәкъзүм Сәлахов әлеге конференция дә татар белемен үстерүдә тагын бер адым булыр, ә аның мәйданчыкларында барган дискуссияләр тикшеренүләренең перспективаларын билгеләргә мөмкинлек бирер дип ышаныч белдерде.
     Татар телен, әдәбиятын, тарихын, сәнгатен өйрәнүдә нинди заманча алымнар кулланыла? Бу нисбәттән иң бәхәсле мәсьәләләрнең берсе – милли тәңгәллекне өйрәнү методологиясе. Социология фәннәре докторы, доцент, Ш.Мәрҗани исем.Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманованың чыгышы шушы темага багышланган иде.
     Тәңгәллек, тел һәм дин темалары галимнәрнең тикшеренүләрендә зур урын алып тора. Пленар утырышның эшендә онлайн-форматта катнашкан Джордж Вашингтон Университетының сәяси фәннәр кафедрасы докторы Лентон Адам Чарльз фикеренчә, инглиз телендә чыгып килүче чагыштырма сәясәт һәм политология журналларындагы мәкаләләр татарлар һәм Татарстан белән кызыксынуның тотрыклы үсүен күрсәтә.
     Тарих фәннәре докторы, Әл-Фәрәби исем. Казакъстан милли университеты профессоры Гөлмира Солтангалиеваның доклады XVIII гасыр ахыры-XIX гасыр башында Россия Хөкүмәте һәм казакъ даласы арасында татарларның коммуникатив роленә, тарих фәннәре докторы, Кыргыз милли университеты профессоры Әнисә Бикбулатова чыгышы - Кыргызстан татарлары тарихына багышланган иде. Пленар утырышта шулай ук гуманитар фәннәр докторы, Вильнюс университеты доценты Галина Мишкинене («Литвада татар белеме: проблемалар һәм перспективалар»), философия докторы, Хельсин университеты мөгаллиме, Финляндиянең Ислам җәмгыяте имамы Рамил Беляевның «Финляндиядә татарлары: милли тәңгәллекне формалаштыру факторлары» темасына чыгышлары да яңгырады.
     Милли тәңгәллекнең нигезе булып тел генә торамы? – үз чыгышында бу актуаль мәсьәләне филология фәннәре докторы, Россия Халыклар дуслыгы университеты профессоры Улданай Бахтикиреева күтәреп чыкты («Чит телле көнкүреш һәм этник тәңгәллек»).
     Төркия башкаласы Әнкарада Төрки мәдәниятне өйрәнү институты 1961 ел башында ачыла. Шул вакыттан бирле аның хезмәткәрләре, галимнәр тарафыннан төрки халыкларның тарихын, телен, әдәбиятын, сәнгатен өйрәнү буенча зур эш башкарылган. Әмма соңгы елларда, финанс кыенлыклары сәбәпле, уку йортында фәнни тикшеренүләр туктатылган диярлек, аның китапларга, тикшеренүләргә (шул исәптән татар белеме буенча да) бай китапханәсе ябылган. Танылган галимнәребезнең мирасын Татарстанга кайтару мөмкинлеге мәсьәләсен үз чыгышында филология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты профессоры Әлфинә Сибгатуллина күтәреп чыкты.
***
     Конференциянең беренче эш көнендә шулай ук «Россия халыкларының милли әдәбиятлары: гуманитар аңлашылмаучанлык контекстлары» (Россия Фәннәр академиясенең «Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге лабораториясе мөдире Алексей Арзамасов) һәм «Визуаль антропология: фән һәм сәнгать арасында» (докладчы – тарих фәннәре докторы, профессор, Визуаль антропология үзәге мөдире, Н.Н. Миклухо-Маклай исем. Этнология һәм антропология институтының баш фәнни хезмәткәре Елена Данилко) дигән лекцияләр дә яңгырады.
     Секцияләр кысаларында «Хәзерге заман тикшеренү контекстларында татар теле һәм әдәбияты», шулай ук «Тарих һәм татар тарихчылыгы мәсьәләләре» темаларына фикер алышу оештырылды. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының конференц-залында узган түгәрәк өстәл татар халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүдә, системалаштыруда һәм популярлаштыруда энциклопедик тикшеренүләрнең роленә багышланган иде.

Возврат к списку