Татар белеменең актуаль мәсьәләләре буенча дискуссия
03.12.2021
Татар белеменең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу Халыкара семинарның икенче көнендә дә нәтиҗәле дәвам итте.
Филология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе Казан үзәгенең Федераль тикшеренү үзәге лабораториясе мөдире Алексей Арзамасов лекциясендәге «Гуманитар аңлашылмаучанлык» темасы семинарның икенче көнендәге чыгышларда да яңгырады. Әйтик, социология фәннәре докторы, Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Габдрахманова «Татарларның тәңгәллеге: заман таләпләре һәм теоретик-методологик эзләнүләр» дип аталган түгәрәк өстәлдә чыгыш ясап, фәнни мохиттә шундый ук хәл күзәтелүен билгеләп үтте.
Түгәрәк өстәлнең беренче панеле («Татарларның этник тәңгәллеген өйрәнүнең теоретик-методологик проблемалары») кысаларында узган дискуссиядә тарих һәм фәлсәфә докторы, Висконсин университеты профессоры, Назарбаев университетының казакъ теле һәм тюркология кафедрасы мөдире, ТР Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Шамильоглы Юлай («Тюркология һәм татар белеме: үзара хезмәттәшлекнең методологик һәм методик мәсьәләләре»), Румыниянең Татар фәне һәм мәдәнияте эшлеклеләре ассоциациясе вице-президенты Адым Эден Кургасан («Румыния тарихчылыгында татарлар») катнашты. Икенче панель темасы буенча төп доклад белән («Татарлар тәңгәллеге структурасында ислам») тарих фәннәре кандидаты, доцент, ТР ФА Ш. Мәрҗани ис. Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Лилия Сәгыйтова чыгыш ясады. ТР Фәннәр академиясе Ислам тикшеренүләре үзәгенең фәнни хезмәткәре Рөстәм Батров, Мәрмәрә университетының Тюркология институты өлкән укытучысы Ләйсән Шахинаның, тарих фәннәре докторы, ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов, социология фәннәре докторы, шул ук институтның баш фәнни хезмәткәре Гүзәл Макарова чыгышлары да зур кызыксыну уятты.
Семинар программасына шулай ук филология фәннәре докторы, Чуваш дәүләт университеты профессоры Виталий Родионовның «Николай Ашмарин хезмәтләрендә татарлар» дигән темага лекциясе дә кертелгән иде.
Түгәрәк өстәлләрнең берсе кысаларында татар белеменең киләчәге – яшь галимнәр – үз проектларын тәкъдим иттеләр. Темалар күпкырлылыгы белән аерылып торган бу тикшеренүләр зур кызыксыну уятты: «Татарстан Республикасы мөселманнары һәм Covid-19дан вакцинация» (Лондонның Король көллияте профессоры Гөлназ Шәрәфетдинова); «Цифрлы татар мохите һәм лингвистик каскад» (социология фәннәре кандидаты, доцент, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Гүзәл Йосыпова); «Диаспоралар милли контекстта» (PhD, Цюрих гамәли фәннәр университетының өлкән фәнни хезмәткәре Диләрә Сөләйманова); «Европа өммәтенең бер өлеше буларак татарлар» (Амстердам региональ, транснациональ һәм Европа тикшеренүләре мәктәбенең фәнни хезмәткәре, Джордж Вашингтон университетының Европа, Россия һәм Евразия тикшеренүләре институты галиме Гөлназ Сибгатуллина); «Татар мохитендә постсоциализм һәм постсекуляр тенденцияләр» (Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Цюрих университетының постдокоранты Данис Гәрәев); «Эчке Россия мөселманнарының язма мәдәниятендә автобиографик жанр» (Амстердам университеты аспиранты Мансур Газимҗанов).
I Халыкара фәнни-гамәли семинар әдәбият белгече Я.Г. Сафиуллинның «Романтизмнан әдәбиятларны чагыштыруга» китабын тәкъдим итү белән тәмамланды, анда авторның әдәбият белеме буенча (милли әдәбиятлар проблемасы, аларның хәзерге мәдәнияттәге роле һ. б.) хезмәтләре тупланган.
