"Татар гыйлеме" халыкара яшьләр фәнни мәктәбе

2021 елның 14-17 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Татар гыйлеме» ел саен үткәрелә торган халыкара яшьләр фәнни мәктәбе уздырыла. Чараның төп оештыручысы – Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Фәнни мәктәпнең программасы Россия һәм якын чит илләрдән тел белеме, әдәбият белеме, сәнгать белеме, фольклористика өлкәсендә әйдәп баручы галимнәрнең лекцияләрен, семинарларын үз эченә ала. Пленар утырыш 2021 елның 14 декабрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында узачак. Чарада Кыргызстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Уфа, Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия галимнәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, республиканың фәнни оешмалары хезмәткәрләре һ. б. катнашачак. Лекторлар арасында филология фәннәре докторы, профессор, РФА әгъза-мөхбире А.В. Дыбо, филология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге филология институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ж.М. Юша, Кыргызстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Т.А. Бакчиев, Н.П. Огарев исемендәге Мордва дәүләт университетының фин-угыр филологиясе кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Т.И. Зайцева, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты доценты, сәнгать фәннәре кандидаты М.Л. Әхмәдуллин һ. б. катнаша.
Халыкара мәктәпне үткәрү кысаларында 2021 елның 15 декабрендә 10.00 сәгатьтә «Татарстан халыклары халыклары мәдәнияте калейдоскобы» проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча төбәкара түгәрәк өстәл үткәрелә. Проект 2021 елда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү буенча төп чараларның республика планы нигезендәТатарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты, В.М. Васильев исемендәге Мордовия Республикасы Хөкүмәте каршындагы гуманитар фәннәр фәнни-тикшеренү институты, Мари Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты белән берлектә гамәлгә куелды. Түгәрәк өстәл эшендә проектта катнашучы фәнни учреждение вәкилләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль органнар, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, Татарстан Республикасының иҗтимагый оешма хезмәткәрләре катнашачак.Түгәрәк өстәл кысаларында «Татарстан халыклары халыклары мәдәнияте калейдоскобы» коллектив хезмәтне тәкъдир итү планлаштырыла.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залы (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт).
Презентациядә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 10.00 сәгатьтә башлана.
Zoom конференциясенә кушылу өчен сылтама:
https://us06web.zoom.us/j/89382781949?pwd=Y2N2TmdwV2NhL2xKZUl3SnR0K3BRZz09
Конферециянең идентификаторы: 893 8278 1949
Керү өчен код: 649059
Бәйләнеш өчен телефон: 8(843)590-55-93, 89179270976