Ике һәм күптеллелек шартларында телләрне куллануның хокукый нигезләре

Ике һәм күптеллелек шартларында телләрне куллануның хокукый нигезләре 14.12.2021
      Татарстан Фәннәр академиясендә ачылган «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» Халыкара фәнни – гамәли конференциясе, чараны алып баручы, филология фәннәре докторы, профессор, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин билгеләп үткәнчә, «Фән атнасы»н ачып җибәрде. Чара кысаларында дүрт көн дәвамында шулай ук традицион «Татар гыйлеме»Халыкара яшьләр фәнни мәктәбен үткәрү дә күздә тотыла.
      Конференциянең пленар утырышын ТР Фәннәр академиясе президенты, физика – математика фәннәре докторы, профессор Мәкъзүм Саләхов ачты. «Күп халыклар, шул исәптән татарлар өчен, үз телләрен саклап калу мәсьәләсе көн үзәгендә, – дип билгеләп үтте ул, – һәм бүгенге көндә татар теле башка төрки телләр арасында сөйләм һәм язма файдалану өчен иң уңайлылардан санала. Бу, һичшиксез, тел белеме өлкәсендә 200 елдан артык зур тикшеренүләр алып баручы галимнәребезнең казанышы».
      Күпмилләтле дәүләттә тел проблемаларын уйлап хәл итү – ул халыкларның дус, үзара аңлашып яшәешен тәэмин итү генә түгел, ә дәүләтнең бөтенлеген һәм иминлеген саклау гарантиясе дә. Конференцияне алып баручы Ким Миңнуллин, чарада катнашучыларны сәламләп, бүгенге чарада милли сәясәтнең фәнни проблемалары буенча яңа идеяләр, концептуаль карарлар яңгырар дигән өмет белдерде.
      Телләрне саклау һәм үстерүдә мәгариф системасының әйдәп баручы ролен билгеләп, ул сүзне ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга бирде. Бүген республика мәктәпләрендә биш телдә (рус, татар, чуваш, удмурт, мари) укыту һәм тәрбия бирү оештырылган, сигез тел (югарыда аталган телләрдән тыш – мордва, башкорт, иврит) өйрәнү предметы булып тора. Милли якшәмбе мәктәпләренең 100 бүлекчәсендә 25 милләт теле өйрәнелә. РФ Мәгариф министрлыгының ТР Фәннәр академиясе белән уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, татар теле һәм әдәбияты буенча программалар федераль реестрга кертелде, яңа буын укыту – методик комплектларын эшләү төгәлләнеп килә, «Сберкласс» платформасында татар теле һәм әдәбияты буенча контент эшләнде. Чыгышын төгәлләп, министр туган телләрне өйрәнүгә яңа мотивлар булдыру өстендә эшләргә кирәклекне билгеләп үтте, бүгенге конференция дә милли сәясәт өлкәсендә алга бер адым булыр дип өмет белдерде.
      «Россия Федерациясенең милли республикаларында һәм чит илләрдә телләрне саклау һәм үстерү сәясәте: дәүләт һәм институциональ факторлар» темасына доклад белән филология фәннәре докторы, РФА Тел белеме институтының милләт – тел мөнәсәбәтләре буенча фәнни – тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Эржен Хилханова чыгыш ясады.Филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фән буенча урынбасары Олег Хисамов, тарих фәннәре кандидаты, Кыргызстан Республикасы Халыкара университетының укыту эшләре, фән һәм дәүләт телен үстерү буенча проректоры Жылдыз Омурзакова, филология фәннәре докторы, профессор, Акмулла исем. БДПУ Филология белеме һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насипов, сәясәт фәннәре кандидаты, Бурят дәүләт университетының Бурят теле һәм әдәбияты югары мәктәбе директоры Гарма – Ханди Гунжитова, филология фәннәре докторы, Мордва дәүләт университетының фин – угор филологиясе кафедрасы мөдире Юрий Антонов, Чуваш мәгариф институтының Төбәк үсеше үзәге директоры Инесса Ядранскаяларның чыгышлары тел вәзгыяте, туган телләрне укыту, бу процессны кирәкле ресурслар белән тәэмин проблемаларына багышланган иде.
      Хокук процессуаль тармакларында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрен куллану мөмкинлекләрен юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган юристы, Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе Әнәс Нуриев үз чыгышында граждан суд эшчәнлеге мисалында чагылдырды; РФ Прокуратура университеты мөгаллиме, Саха (Якутия) Республикасының Хангалас районы прокуроры Иван Ядреев онлайн – форматта тел үзенчәлекләрен саклау ысулы буларак җирле үзидарәнең территориаль оешмалары турында сөйләде.
      Тәңгәллек факторы буларак рус һәм башка туган телләр – бу тема буенча төбәк экспертларының фикере белән сәясәт фәннәре кандидаты, КЧР Хөкүмәте каршындагы Карачай – Черкес гуманитар тикшеренүләр институты директоры урынбасары Елена Щербина таныштырды.
      Туган телләрне саклау һәм үстерүнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу конференциянең секция утырышында дәвам итте. Чуваш Республикасының белем бирү оешмаларында туган телләрне укытуның торышы турында филология фәннәре кандидаты, Чуваш Республикасы мәгариф институтының этномәдәни белем бирү кафедрасы мөдире Анна Семенова; Кыргызстанда дәүләт теленең үсеш тенденцияләре һәм яңа стратегиясе белән филология фәннәре кандидаты, профессор, Кыргыз милли университетының дәүләт теле кафедрасы мөдире Гөлмира Осмоналиева; тәрҗемәчеләр әзерләү мәсьәләсе – филология фәннәре кандидаты, Каспий технология һәм инжиниринг университеты профессоры Нагбду Камарова чыгышларында яктыртылды.
      Төньякның аз санлы халыкларының туган телләрендә дәреслекләр эшләү тәҗрибәсе белән Россия халыкларының туган телләре федераль институты өлкән фәнни хезмәткәре Наталья Спиридонова (Якутск); Бурят дәүләт университетының телләр сәясәтен тормышка ашыру буенча эшчәнлеге белән – профессор, тарих фәннәре докторы, БДУның бурят телен саклау һәм үстерү үзәге директоры Александр Елаев уртаклашты.
      Филология фәннәре кандидаты, «Вордскем кыл» («Родное слово») фәнни – методик журналының баш мөхәррире Андрей Клементьевның үзе җитәкләгән басмасын удмурт теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри үсеше өчен ресурс буларак тәкъдир иткән чыгышы чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
      Заманча мәгълүмати технологияләр кулланылмаган нинди дә булса эш юнәлешен бүген күз алдына китерү дә кыен. Мари дәүләт университеты укытучысы Наталья Матросова чыгышында студентларның проект эшчәнлегендә туган телне һәм әдәбиятны саклауга мотивацияне үстерү максатында цифрлы технологияләр куллану; татар теле дәресләрендә электрон белем бирү мисаллары – КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исем. татар гимназиясенең (Казан) башлангыч сыйныф укытучысы Ләйлә Нәгимуллина чыгышларында яңгырады.
      Татарстанда билингваль белем бирүнең үзенчәлекләре, КФУның Алабуга институты мисалында татар һәм рус теле укытучыларын әзерләүдә соңгы еллардагы җитди статистик үзгәрешләр, проблеманы хәл итү юллары турында университет профессоры Дания Сәлимова сөйләде.
      Секция утырышы ахырында сүз чараны оештыручыларга бирелде – Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан эшләнгән заманча белем бирү проектларын ТӘҺСИнең милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова тәкъдир итте.

Возврат к списку