Институт хезмәткәрләре М.Акмулланың 190 еллыгына багышланган конференциядә катнаштылар

Төрки әдәбиятның иң күренекле вәкилләреннән булган Акмулла – татар, башкорт, казакъ әдәбиятлары һәм сәнгате үсешенә зур йогынты ясаган шәхес. Әлфәт Закирҗанов үзенең «М. Акмулланың иҗади мирасы һәм хәзерге чор» дип аталган докладында, танылган мәгърифәтче Акмулла бүген дә, буыннан-буынга күчеп, халык хәтерендә яши дип билгеләп үтте. Галим фикеренчә, аның азатлык сөюче халкының рухын һәм фикерләрен чагылдырган иҗаты безнең көннәрдә дә актуаль.
Венера Макарованың чыгышы Акмулла иҗатында көлү эстетикасының үзенчәлеген һәм тулаем татар сатирик әдәбиятын үстерүдә аның әһәмиятен күрсәтүгә багышланган иде.
Чара 14 декабрьдә – Акмулланың туган көнендә – Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә узды. Шагыйрь әлеге шәһәрнең мөселман зиратында җирләнгән.