Институт проекты - Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе

Институт проекты - Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе 17.12.2021      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында нәшер ителгән «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар» өчтомлыгы Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның «Ключевое слово» V Бөтенроссия иҗтимагый премиясе конкурсының «Иң яхшы фәнни проект» номинациясендә җиңү яулады. Лауреатларны игълан итү тантанасы 16 декабрьдә «Россия Федерациясендә телләр сәясәте» форумы кысаларында узды. 
      «Ключевое слово» – илдәге телләрнең күптөрлелеген саклау максатыннан 2017 елда игълан ителгән конкурс. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты проектының әлеге дәрәҗәле премиягә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән игълан ителгән Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елында лаек булуы символик мәгънәгә ия. 
      2021 елда конкурска Россия Федерациясенең 62 субъектыннан 340 гариза кабул ителгән. Фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә танылган белгечләр, җәмәгать эшлеклеләре составындагы Экспертлар советы бәйгенең финал этабында конкурсның һәр номинациясендә («Иң яхшы мультимедиа проекты»; «Иң яхшы нәшрият проекты»; «Иң яхшы иҗтимагый инициатива»; «Аз санлы халыклар телләрен саклау өчен»; «Аерым хезмәтләре өчен» һәм «Иң яхшы фәнни проект») җиңүчене ачыклады. 
      «Иң яхшы фәнни проект» номинациясендә тел һәм әдәбият белеме, фольклористика өлкәсендә Россия Федерациясенең тел күптөрлелеген саклауга керткән өлешләрен чагылдыручы, шул исәптән перспективалы фәнни бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән һәм алга таба фәнни нәтиҗәләре куллану мөмкинлеге булган хезмәтләр карала. 
      «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар» өчтомлыгы -  ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан әзерләнгән коллектив хезмәт (проект җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, текстология бүлеге җитәкчесе М.И. Ибраһимов).  
      Хезмәт өч китаптан гыйбарәт. Беренчесендә шагыйрьнең Казан артында узган балалык еллары (1886 – 1904 елның ахыры), Уральск белән бәйле канат ныгыту дәвере (1894 елның ахырыннан – 1907 елның ахырына кадәр) турында сүз алып барыла. Икенче һәм өченче китаплар шагыйрьнең Казан чоры тормышына (1907 елның ахыры – 1913 елның апреле) багышлана. 
      «Хроника» ике телдә – татар һәм рус телләрендә әзерләнде. Икетелле формат укучы аудиториясен киңәйтә, Г. Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын рус һәм татар мәдәниятләре сөйләшүе (диалогы) мәйданына куя, Россия укучыларының татар әдәбияты һәм мәдәнияте турындагы күзаллауларын үстерергә мөмкинлек бирә.

Возврат к списку