Татар теле өлкәсендәге электрон проектлар

Татар теле өлкәсендәге электрон проектлар 17.12.2021       Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин «Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышында катнашты һәм татар теле өлкәсендәге институтта тормышка ашырыла торган электрон проектлар турында чыгыш ясады.
      Үз докладында ул татар телен тулаем файдалану өчен заманча электрон инструментарий кирәклеге бәхәссез булуын билгеләп үтте. Бу юнәлештә институтта зур эш алып барыла. Аерым проектлар Интернет челтәренә күптәннән урнаштырылган, әмма аларның төрле ресурсларда булуы аерым кыенлыклар тудыра иде. Фәннәр академиясе җитәкчелеге ярдәме белән 2018 елда «Татар теленең зур электрон тупланмасы («TATZET») бердәм платформасы (http://www.antat.ru/ru/tatzet) булдырылды. Әлеге платформа барлык интернет-проектларны бер урынга туплап, аларны табуны уңайлаштырды. Шул ук вакытта теләге булган һәркем әлеге ресурслардан бушлай файдалана ала. 
      Ким Миңнуллин утырышта катнашучыларга сүзлекләрнең электрон фонды (http://suzlek.antat.ru/indexR.php), Татарстан Республикасы топонимнары каталогы (http://atlas.antat.ru), татар халык сөйләшләре атласы (http://atlas.antat.ru), Идел буе һәм Урал төрки телләренең интерактив картасы (татар, башкорт һәм чуваш телләре) (https://turkicmap.antat.ru), татар матур әдәбияты корпусы (http://litcorpus.antat.ru/index.htm) һәм башка электрон проектларны тәкъдим итте. 
      Институтның соңгы 7-8 елда нәшер ителгән барлык фәнни хезмәтләре электрон китапханәдә (antat.ru/ru/iyli/publishing/book/) туплана, ул даими яңартылып тора. «Электрон мәктәп хрестоматиясе» проекты татар авторларының башлангыч сыйныфларда «әдәби уку» фәне буенча куллану өчен билгеләнгән иң яхшы әсәрләрен үз эченә ала. 
      Шулай ук гарәп графикасында язылган яки бастырылган иске татар язма чыганакларын фәнни әйләнешкә кайтару, кулъязма материалларны цифрлаштыру һәм мәгълүматларның электрон базасын булдыру буенча планлы һәм системалы эш алып барыла. Бүгенге көндә «Мирасханә» фондларыннан биш меңгә якын архив материалы цифрлаштырылган. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең электрон ресурс-сайты (http://miras.info) тора, бу архив материалларына булган ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. 
     К.М. Миңнуллин шулай ук гарәп графикасындагы иске татар басма текстын кириллицадагы хәзерге татар текстына конвертацияләү системасына (программаның эш исеме – Miras-Tat), Мирасханә сайты битләрендә тәкъдим ителгән аерым проект – «Татар-мөселман эпиграфик һәйкәлләре»нә тукталды. Моннан тыш, бүгенге көндә «Татар визуаль мирасы» дигән яңа проект эшләнелә, ул татар халкының тарихын һәм мәдәниятен чагылдыручы уникаль фотобанкны үз эченә алачак. 
      Институт эшчәнлегенең актуаль юнәлешләреннән тагын берсе – татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын укыту-методик комплекслар эшләү. Әлеге проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча башкарыла. Хәзерге заман таләпләре буенча, туган тел һәм әдәбиятны укыту аудиовизуаль һәм электрон чараларны актив куллануны күздә тота. Алар аудиодиск һәм электрон дәреслек рәвешендә тәкъдим ителә. 
       Шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен туган (татар) тел һәм әдәбият буенча видеодәресләр комплексын булдыру буенча проект гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, онлайн-режимда укытуны оештыру өчен «Сберкласс» белем бирү платформасы белән хезмәттәшлек алып барыла. 
      2022 ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бу әлеге юнәлештә эшне тагын да көчәйтү, татар теле өлкәсендә булган фәнни интернет-проектларны халыкның чын байлыгына әверелдерү өчен яңа мөмкинлекләр ачар дигән ышаныч тудыра.

Возврат к списку