Мәдәниятләр калейдоскобы

Мәдәниятләр калейдоскобы 17.12.2021       «Татар гыйлеме» Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе кысаларында «Мәдәниятләр калейдоскобы» дип аталган түгәрәк өстәл узды. 
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе – фәнни экспедицияләр оештыру. Менә инде берничә дистә ел дәвамында галимнәр тарафыннан Татарстан районнарына, Россия Федерациясе төбәкләренә һәм якын чит илләрнең татарлар күпләп яши торган өлкәләренә фольклор, диалектология, этнография, археология, археография, сәнгать буенча, ә 2009 елдан – комплекслы фәнни экспедицияләр үткәрелә.
      Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында республика чаралары планына институт тарафыннан «Мәдәниятләр калейдоскобы» дигән уникаль проект тәкъдим ителде, аның кысаларында быел җәй Татарстанның чуваш, мари, мордва, удмуртлар күпләп яши торган кайбер районнарына комплекслы экспедицияләр оештырылды. Проект Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, Мордовия фәнни-тикшеренү оешмалары белән берлектә тормышка ашырылды. Экспедиция барышында галимнәр Татарстанның тугыз районында 130дан артык торак пунктта булдылар.
      ТӘҺСИ тарафыннан әлеге экспедиция нәтиҗәләре буенча нәшер ителгән «Мәдәниятләр калейдоскобы» китабы тәкъдим ителгән түгәрәк өстәлдә югарыда аталган учреждениеләрнең әйдәп баручы галимнәре – тарих фәннәре кандидаты, РФА Урал бүлекчәсенең Удмурт тарих, тел һәм әдәбияты институты җитәкчесе Игорь Поздеев, филология фәннәре кандидаты, Марий Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Мария Пенькова, филология фәннәре кандидаты, Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр университетының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Галина Ильина; филология фәннәре кандидаты, Мордовия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Гуманитар фәннәр фәнни-тикшеренү институтының әдәбият һәм халык иҗаты бүлеге мөдире Игорь Зубов, шулай ук Татарстанның бу экспедицияләр узган районнары вәкилләре – Кукмара районы Башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев һәм Нурлат районы Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева катнашты. 
      Балтач районыннан «Кенеш» милли – мәдәни үзәге идарәсе рәисе Леонид Сапожниковның чыгышы катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Ул үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, Шошма удмуртларының мәдәнияте буенча үзе әзерләгән җыентык турында сөйләде. 
      Түгәрәк өстәлдә ТӘҺСИнең тагын бер яңа басмасы – «Нократ арты (Арча) удмуртларының бию фольклоры – Татарстан Республикасы халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы» турында да сүз барды. Монографиянең авторы, театр һәм музыка бүлегенең фәнни хезмәткәре Надежда Мусина тарафыннан тәкъдим ителгән бу басма мөһим һәм аз эшләнелгән проблемаларның берсенә – җәмгыятьтә этник биюне халыкның мәдәни мирасы буларак өйрәнү һәм саклауга багышланган. Бу басма турында үз фикерләрен түгәрәк өстәл кысаларында шул ук бүлекнең фәнни хезмәткәре Дәүләт Умеров та җиткерде. 
      Түгәрәк өстәлгә нәтиҗә ясап, институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин, галимнәрнең уртак тикшеренүләре республика территориясендә яшәүче халыкларның рухи мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертәчәк һәм дисциплинаара, чагыштырма һәм башка эзләнүләр өчен нигез булыр дигән ышаныч белдерде. Ул Татарстанның Азнакай, Әгерҗе, Актаныш, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Питрәч һәм Тәтеш районнары администрацияләренә экспедицияләрне оештыруда һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Возврат к списку