"Татар гыйлеме" III Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе үз эшен тәмамлады

"Татар гыйлеме" III Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе үз эшен тәмамлады 20.12.2021       ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган «Татар гыйлеме» III Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе үз эшен тәмамлады. Чара 14-17 декабрь көннәрендә катнаш форматта узып, Татарстан һәм Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендәге фәнни һәм мәгариф оешмаларының яшь галимнәрен, аспирантларын һәм магистрантларын берләштерде. 
      Фәнни мәктәптә катнашу өчен, Г. Ибрагимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты, Башкорт дәүләт университеты, М.Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогика институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, КФУның Яр Чаллы институты (филиалы), КФУның Алабуга институты, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы аспирантлары һәм магистрантлары чакырылган иде. 
       Пленар утырышта сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин мөрәҗәгать итте. Алар, чарада катнашучыларга рәхмәт белдереп, программасы Россия һәм якын чит илләрдән тел белеме, әдәбият белеме, сәнгать белеме, фольклористика өлкәсендә әйдәп баручы галимнәрнең лекцияләрен, семинарларын үз эченә алган бу фәнни мәктәп яшь галимнәр белән эшләүгә яңа импульс бирер һәм яңа идеяләр һәм инновацион проектлар барлыкка килүгә ярдәм итәр дигән ышаныч белдерделәр. 
       Докладлар циклын тарих һәм фәлсәфә фәннәре докторы, Висконсин (АКШ) университеты профессоры, Назарбаев университетының казакъ теле һәм тюркология кафедрасы мөдире, ТР ФАның чит ил әгъзасы Шамил оглы Юлай башлап җибәрде («Тюркология: заманча проблемалар һәм перспективалар»). Тарих фәннәре докторы, Кыргыз милли университеты профессоры Әнисә Бикбулатованың чыгышы кыргызларның традицион мәдәниятенә, хәзерге заман трансформациясе тенденцияләренә; филология фәннәре докторы, РФА Себер бүлеге филология институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Жанна Юша доклады – «Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыклары фольклоры һәйкәлләре» сериясендәге төрки халыклар фольклорына багышланган иде. Тел сәясәтен формалаштыру факторларының берсе буларак тел маркетингы темасы сәясәт фәннәре кандидаты, Бурятия дәүләт университеты доценты Гарма-Ханда Гунжитова чыгышында яктыртылды.
      Мәктәпнең беренче секция утырышы ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан үткәрелә торган кыр тикшеренүләренең актуаль мәсьәләләренә багышланган иде: чарада катнашучылар алдында докладлар белән институт хезмәткәрләре – педагогика фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Наилә Нургаянова («Вокал-сөйләм күнекмәләрен музыкаль фольклор нигезендә формалаштыру»), филология фәннәре кандидаты, язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов («Татар эпиграфикасын өйрәнүнең төбәк аспектындагы үзенчәлекләре»), филология фәннәре кандидаты, шул ук үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Хасавнехлар («Мирасханә эшчәнлегендә археография һәм чыганак белеменең роле») чыгыш ясады. 
      «Идел буе милли әдәбиятлары хәзерге этапта» дип аталган секциядә мәдәниятләрнең үзара багланышы һәм бер-берсен баетуы турында сүз барды. Лекцияләр белән филология фәннәре докторы, Мордва дәүләт университетының фин-угор филологиясе кафедрасы мөдире Юрий Антонов («Идел һәм Урал буе халыкларының мәдәни-тарихи контекстында мордва әдәбияты»); филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең текстология бүлеге мөдире Марсель Ибраһимов («Үзенчәлек»тән «тәңгәллек»кә: милли әдәбиятларны өйрәнүдә төшенчәләр борылышы»); филология фәннәре докторы, Удмурт дәүләт университетының кафедра мөдире Татьяна Зайцева («XX гасырның икенче яртысы удмурт әдәбияты чорның социомәдәни контекстында») чыгыш ясадылар. 
      Яшьләр фәнни мәктәбе кысаларында шулай ук сәнгать тарихы һәм үсеше (лекторлар: сәнгать белеме кандидаты, КФУ доценты Фирдәвес Ваһапова, сәнгать белеме кандидаты, Уфа дәүләт сәнгать институты доценты Марс Әхмәдуллин), төрки халыклар фольклористикасының актуаль проблемалары (лекторлар – филология фәннәре докторы, РФА Себер бүлегенең филология институты фәнни хезмәткәре Жанна Юша, филология фәннәре докторы, Иссык-Күл университетының мактаулы профессоры Талантаалы Бакчиев), шулай ук хәзерге тел белеменең актуаль проблемалары (филология фәннәре докторы, РФА мөхбир әгъза, РФА Тел белеме институты бүлек мөдире Анна Дыбо) буенча лекцияләр булды. 
      Чара программасына «Кол Шәриф» мәчетенең Ислам мәдәнияте музеена һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясына экскурсияләр кертелгән иде, бу чаралар кысаларында «Гарәп каллиграфиясе сәнгате» һәм «Бакый Урманче – татар рәсем сәнгатенә нигез салучы» темаларына лекцияләр укылды (лекторлар – каллиграфия белгече, рәссамнар берләшмәсе әгъзасы Гөлназ Гатиятуллина һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясе хезмәткәрләре). 
      «Татар гыйлеме» Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе катнашучыларга сертификатлар тапшыру белән тәмамланды. Чарага йомгак ясап, ТӘҺСИ директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов яшь галимнәргә фән өлкәсендә уңышлар теләде.

Возврат к списку