"Татар-информ"да узган пресс-конференция: ТӘҺСИнең яңа басмасы

 "Татар-информ"да узган пресс-конференция: ТӘҺСИнең яңа басмасы 22.12.2021       22 декабрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар») өчтомлыгы нәшер ителүгә багышланган матбугат конференциясе узды. 
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яңа басмасы турында мәгълүмат һәм журналистларның күпсанлы сорауларына җавапны текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты, өчтомлыкны әзерләү һәм чыгару буенча проект җитәкчесе Марсель Ибраһимов, Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов һәм институтның әдәбият белеме бүлеге өлкән хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Надыршина бирде. 
      Матбугат конференциясен «Татар-информ» агентлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин: https://tatar-inform.tatar/press_conferences/22-12-2021/gabdulla-tukay-tormyshy-m-i-a ty-5845688 . 
      2021 елда Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның (ФАДН) «Ключевое слово» V Бөтенроссия иҗтимагый премиясе конкурсында («Иң яхшы фәнни проект» номинациясе) җиңү яулаган «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» өчтомлыгын тәкъдим итү чарасы 24 декабрьдә 14.00 дә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә узачак.

Возврат к списку