Диссертацияләрен уңышлы яклаулары белән котлыйбыз!

Диссертацияләрен уңышлы яклаулары белән котлыйбыз! 22.12.2021       ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Хәбибуллина Лениза Газинур кызын һәм гомуми лингвистика бүлеге мөдире Миңнуллин Бәхтияр Ким улын филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләрен уңышлы яклаулары белән котлыйбыз! 
      2021 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе диссертация советының (022.006.02) чираттагы утырышы узды. Анда Хәбибуллина Лениза Газинур кызының филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә 10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) фәнни белгечлеге буенча «Төрки грамматик теория яктылыгында татар телендә семантик-синтаксик мөнәсәбәтләр» дигән темага диссертациясе якланды. 
      Лениза Хәбибуллинаның фәнни консультанты – филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга институты рус теле кафедрасы профессоры Сәлимова Дания Әбүзәр кызы. 
      Рәсми оппонентлар – И.Н. Ульянов исем. Чуваш дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Губанов Алексей Рафаилович; Д.И. Менделеев исем. Тобол педагогика институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Фәйзуллина Гүзәл Чахвар кызы; Казан дәүләт энергетика университетының чит телләр кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Лотфуллина Гөлнара Фирдәвес кызы
      2021 елның 21 декабрендә Миңнуллин Бәхтияр Ким улының филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә «ХХ гасыр башындагы татар газетасы теле: лингвистик һәм жанр-стилистика аспектлары» (10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле) фәнни белгечлеге) темасына диссертациясен яклау утырышы булды. 
      Бәхтияр Миңнуллинның фәнни консультанты – филология фәннәре докторы, профессор, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең кафедра мөдире Гарифуллин Васил Заһит улы
      Оппонентлары – Татарстан Республикасының «Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» профессоры, «Мәдәни код» журналы мөхәррире, филология фәннәре докторы Йосыпов Феритс Йосыф улы; М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогика институты Филология белеме һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Насипов Илшат Сәхиятулла улы; В.И. Вернадский исем. Кырым федераль университеты Филология институтының кырымтатар филологиясе кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Селендили Лемара Сергеевна. 
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы Лениза Хәбибуллинаны һәм Бәхтияр Миңнуллинны диссертацияләрен уңышлы яклаулары белән тәбрик итә һәм яңа фәнни ачышлар һәм һөнәри казанышлар тели!

Возврат к списку