«Күпмилләтле туку сәнгате» Халыкара симпозиумы

«Күпмилләтле туку сәнгате» Халыкара симпозиумы 23.12.2021      2021 елның 16-17 декабрь көннәрендә Казанның А.С. Пушкин исем. Мәдәният үзәгендә татар сәнгать белеменә нигез салучы Ф.Х. Вәлиевның (1921-1984) тууына 100 ел тулуга багышланган «Күпмилләтле туку сәнгате» Халыкара симпозиумы узды. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге тарафыннан (бүлек мөдире – сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылды. 
      Симпозиум ике этапта узды. Беренче этапта (2021 елның 28 июненнән 3 июленә кадәр) Кырым Республикасының Симферополь районы Перевальное авылында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Таткультресурсцентр» ДБУ ярдәме белән Татарстанның декоратив-гамәли сәнгать осталары, музей хезмәткәрләре, сәнгать уку йортлары укытучылары өчен (Алексеевск, Актаныш, Буа, Бөгелмә, Кукмара, Казан, Яр Чаллы) табигый буяу һәм туку буенча семинар-практикум узды. Танылган тикшеренүче, Украинаның атказанган рәссамы Мамут Чурлу тренинглар программасын тәкъдим итте. Семинарда катнашучылар хәзерге заман мәдәниятендә заманча келәмнең тоткан урыны, кырымтатар келәмендә, төрле халыкларның мәдәнияте, татар орнаментында билгеләр-символлар системасы турында лекцияләр тыңладылар. Татар орнаментлары нигезендә келәм композицияләре ясау, буяу ысуллары, техник шаблоннар, төсле эскизлар эшләү буенча гамәли дәресләр узды. Вересай авылы остасы (Кырым Республикасы) Сәбрие Әюпова горизонталь станокта туку буенча мастер-класс үткәрде. Вертикаль станокта туку технологиясе мөмкинлекләрен Ирина Тесленко күрсәтте. Нәтиҗәдә һәр катнашучы станокта мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булды. 
      16 декабрьдә симпозиумны ачу тантанасында сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов; Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының социаль әһәмиятле товарлар сәнәгатен үстерү департаменты директоры урынбасары Лилия Нургатина (Мәскәү шәһәре); ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова (Казан); педагогика фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният институты проректоры Зилия Яүгильдина; тарих фәннәре кандидаты, Көнчыгыш халыклары дәүләт музееның баш фәнни хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният эшлеклесе Екатерина Ермакова (Мәскәү шәһәре); сәнгать белеме өлкәсендә фәлсәфә докторы, Азәрбайҗан Милли келәм музее директоры, доцент Ширин Меликова (Азәрбайҗан, Баку); Казакъстан һөнәрчеләре берлеге рәисе, Азия-Тын Океан төбәге буенча Бөтендөнья һөнәрчелек советының мактаулы әгъзасы, «OurHeritage» иҗтимагый фонды президенты Айжан Беккулова (Казакъстан, Алматы шәһәре) чыгыш ясады. 
      Симпозиумның теоретик өлеше эшендә ТӘҺСИнең сәнгать белгечләре, Россиянең әйдәп баручы фәнни һәм белем бирү оешмаларыннан, музейларыннан (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ижевск, Йошкар-Ола, Саранск, Сыктывкар, Уфа, Чебоксар), Азәрбайҗан (Баку), шулай ук Казакъстан (Алматы), Кыргызстан (Бишкәк), Үзбәкстаннан (Ташкент, Бохара) галимнәр; практик өлештә (күргәзмә, кием-салым комплексларын күрсәтү, мастер-класслар) – декоратив-гамәли сәнгать рәссамнары, һөнәрчелек һәм сәнгать үзәкләреннән, милли республикалар һәм автоном округларның (Башкортстан, Коми, Кырым, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Ханты-Манси автономияле округы-Югра, Чувашия) иҗтимагый оешмаларыннан, төрки дөнья илләреннән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан) осталар катнашты. Студентлар һәм махсус уку йортлары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары һ. б. өчен төрле туку техникасы буенча мастер-класслар үткәрелде. 
      Кырымдагы тренингларда катнашучылар (Яр Чаллы шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбе, Буа шәһәренең 1 нче сәнгать мәктәбе, Н.И. Фешин ис. Казан сәнгать училищесы, Казан мәдәният институты вәкилләре) семинардан соң башкарган эшләнмәләрен күрсәттеләр. 
      Симпозиум кысаларында «Хәзерге заман туку сәнгатен өйрәнү, саклау һәм үстерү проблемалары» дигән темага түгәрәк өстәл узды, симпозиум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.

Возврат к списку