ТР Милли китапханәсендә ТӘҺСИнең яңа өчтомлыгы тәкъдим ителде

ТР Милли китапханәсендә ТӘҺСИнең яңа өчтомлыгы тәкъдим ителде 27.12.2021       24 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның иҗат һәм тормыш хроникасына материаллар)» дип аталган яңа өчтомлыгы тәкъдим ителде. 
      Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, үзенең чыгышында Габдулла Тукай мирасы татар гуманитар фәненнән аерылгысыз, ул Тукай фәне белән берлектә үсте һәм үсә дигән фикерне ассызыклады. 
      Габдулла Тукай турында аз язылмаган, шуңа да карамастан бу басманың дөнья күрүе гадәти вакыйга гына түгел. Быел Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның «Ключевое слово» конкурсында «Иң яхшы фәнни проект» номинациясенең лауреаты булган әлеге өчтомлык – Тукайның биографиясен шул чор яссылыгында һәм идеологиягә бәйсез рәвештә күрсәтә торган хезмәт. 
      Әлеге хезмәтнең үзенчәлекләре турында чарада проект җитәкчесе – институтның текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов сөйләде. 
      Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узган чара, шулай ук ТӘҺСИнең яңа басмасы турында тулырак түбәндәге адреслар буенча танышырга мөмкин: 
https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/24-12-2021/milli-kitaphan-d-tukayny-tormyshy-m-i-atyna-bagyshlangan-chtomlyk-t-k-dim-itelde-5845898 
 һәм https://www.business-gazeta.ru/article/534423 

 Фото “Бизнес-онлайн” интернет-газетасы сайтыннан кулланылды.

Возврат к списку