Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция

Традицион фәнни җыенда гимназия укучылары үзләренең проектларын, тикшеренү эшләрен тәкъдим итте. Конференциядәге чыгышында Әлфәт Закирҗанов укучыларның эшләрендә яшәеш мәсьәләренә игътибар артуны билгеләде. Шәһәрне чиста тоту, электр тогы табуның альтернатив юлларын эзләү, сәламәтлек өчен файдалы эчемлекләрне (кымыз) җитештерү һ.б. кебек темаларның гамәли планда булуы белән зур кызыксыну уятуына тукталды. Рус һәм татар әдәбияты үрнәкләренең рәсем-картиналарда чагылышына, татар һәм рус театрларында авыл темасына багышланган спектакльләрне чагыштырып бәяләүгә багышланган эшләрне мөстәкыйль фәнни тикшеренүләр буларак югары бәяләде.