«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең тулыландырылган һәм төзәтелгән өченче томы чыкты

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең тулыландырылган һәм төзәтелгән өченче томы чыкты 28.12.2021       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге хезмәткәрләре төзегән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең тулыландырылган һәм төзәтелгән өченче томы (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: III том: К. – Тулыл. һәм төзәт. 2 нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 814 б.) «Татарстан китап нәшрияты»нда дөнья күрде. 
      Cүзлекнең беренче басмасы 2015 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нәшриятында басыла башлаган иде. Бүгенге көндә аның 6 томы да эшләнеп бетте. 
      Татар теленең күптомлы фундаменталь аңлатмалы сүзлеге – күләме һәм эчтәлеге белән мондый төр сүзлекләрнең иң тулысы. III томда барлыгы 10 500 гә якын сүз һәм 2600дән артык фразеологик берәмлек теркәлде. Төп фигыль оясында мәгънә төсмерләренә ия булган тезмә фигыльләр дә кертелде. Сүзлек хәзерге татар әдәби теленең киң кулланышта йөргән актуаль лексикасы һәм фразеологиясеннән, төрле фән һәм хуҗалык тармакларына караган термин, атамалардан гыйбарәт. Анда соңгы вакытта татар теленең үз чаралары белән ясалган неологизмнар, кабат активлашкан сүзләр, телне баетырдай диалектизмнар, алынмалар да чагылыш тапты. 
      Сүзлекнең III томын төзүче төп авторлар: Илһамия Сабитова, Фәридә Таһирова, Эльвира Сафина, Ольга Галимова, Фирая Гаффарова, Айнур Тимерханов, Гөлзада Саберова һ.б. Фәнни редакторлары: Фәридә Таһирова, Ринат Сәфәров, Фирая Гаффарова. Икенче басманың җаваплы редакторы: Ринат Сәфәров. 
     Икенче басманың беренче һәм икенче томнары 2020 елда басылып Татарстан китап нәшриятында чыккан иде.

Возврат к списку