Институтның яңа басмасы

Институтның яңа басмасы 12.01.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанованың яңа китабы (Р.Р. Солтанова. Осталар мәктәбе: Казанда сценография өлкәсендә сәнгать белеме. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. - 280 б., ил.) Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.
      Казан сәнгать педагогикасы тарихында сценографияне укыту күренеше әлегә кадәр аз өйрәнелгән сәхифәләрдән иде. Р.Р. Солтанованың «Осталар мәктәбе: Казанда сценография өлкәсендә сәнгать белеме» китабы, бу өлкәдә алга таба тикшеренүләргә алшартлар тудырып, шул җитешсезлекне тулыландыра.
      Автор күренекле рәссамнар – П.П. Беньков, П.Т. Сперанский, Н.И. Фешин, Б.И. Урманче, К.К. Чеботарев, М.В. Барашов һәм башкаларның эшчәнлегенә таянып, XIX-XX йөзләрдә Казанда сценография фәнен укыту тарихын һәм формалашуын күрсәтә, шулай ук XX гасыр дәвамында Н.И. Фешин исем. Казан сәнгать училищесында, Казан театр училищесында театр-декорация сәнгате осталарын (рәссам-куючы, бутафорлар, гримерлар, костюмерлар) әзерләүнең системасы һәм методик үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирә.
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әзерләнгән бу хезмәт Казан сәнгать училищесының 125 еллыгына һәм Казан театр училищесының 100 еллыгына багышланган. Ул Татарстан Республикасының Милли архивы, Г. Камал исем. Татар дәүләт академия театры, В.И. Качалов исем. Казан драма театрының музей фондлары, уку йортларының методик фондлары коллекцияләре һәм шәхси архивлар, рәссамнар һәм укытучылар белән шәхси аралашу материалларына нигезләнеп әзерләнгән.
      Фәнни-популяр басма жанрында язылган, декорация һәм костюм эскизлары, төрле елларда якланган диплом эшләренең оригиналь фотосурәтләре белән бизәлгән бу китап киң катлам укучыларга адресланган.

Возврат к списку