«Фәнни Татарстан» журналының чираттагы саны дөнъя күрде

«Фәнни Татарстан» журналының чираттагы саны дөнъя күрде 13.01.2022
      «Фәнни Татарстан» журналының чираттагы саны (2021, № 4) бай эчтәлекле материаллары, аларга бәйле иллюстрацияләре, шулай ук ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгатъ институты тарафыннан узган елның соңгы аенда үткәрелгән чаралар турында сөйләүче фотографияләре белән үзенчәлекле. Традиция буенча, журналның даими укучылары анда тел белеме, әдәбият белеме, халык иҗаты, сәнгать, милли мәгариф, фәнни мирас һ.б. юнәлешләр буенча мәкаләләр белән таныша алачак.
      «Тел белеме» бүлегендә ТР Фәннәр академиясенең фәнни-тикшеренү оешмалары һәм республика югары уку йортлары галимнәренең материаллары урын алган: татар телендәге реклама текстларында сүз төркемнәренең кулланылыш үзенчәлекләренә – филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фәнүзә Нуриева һәм филология фәннәре кандидаты, Казан милли тикшеренү-технология университеты доценты Гөлназ Фәхретдинованың; рус-төрки тел парлары өчен мәгълүматлар корпусын һәм нейрочелтәрле машина тәрҗемәчеләре булдыруга юнәлдерелгән TurkMT-7 проекты буенча эшнең төп этапларына – физик-математика фәннәре кандидаты, Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин, шул ук институтның директор урынбасары, техник фәннәр кандидаты Айдар Хөсәенов һәм техник фәннәр докторы, оешманың фәнни җитәкчесе-баш фәнни хезмәткәре Җәүдәт Сөләймановның; катнаш гаиләдә аңлашу һәм аралашу чарасы буларак ике теллелеккә – аспирант Чулпан Абдуллина һәм филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәүзия Сәгъдиеваның мәкаләләре багышланган.
      «Әдәбият белеме» бүлеген филология фәннәре докторы, профессор Әнвәр Шәриповның XVIII–XIX гасырларның танылган шагыйре һәм фикер иясе Габдрәхим Утыз Имәнинең гарәп телендә язылган дини-суфичыл трактатлары (кулъязмалары) эчтәлегенә багышланган мәкаләсе ача. Автор, рус теленә Р.К. Адыгамов тарафыннан тәрҗемә ителгән текстларга таянып, кулъязмаларның төп нигезләмәләрен бәян итә, татар халкының хәзерге тормышы өчен аларның әһәмиятен күрсәтә.
      Татар һәм Азәрбайҗан театр труппаларының уртак иҗади эшчәнлеге, XX гасыр башында Азәрбайҗан драматургларының татар театрлары сәхнәсендә куелган пьесалары татар драматургиясен һәм театрын алга таба үстерү өчен билгеле бер дәрәҗәдә нигез булган – бу хакта филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИ директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Шәрипованың татар-азәрбайҗан мәдәни бәйләнешләре мисалында ХХ гасыр башындагы татар сәхнә әдәбиятында һәм сәнгатендә мәдәниара диалогны өйрәнүгә багышланган мәкаләсендә әйтелә.
      1980-2000 еллардагы татар драматургиясе тормышның чынбарлык аспектларына, милләтне, туган телне һәм үзтәңгәллекне саклап калуга аерым игътибар юнәлтә – алдагы мәкаләнең авторы филология фәннәре кандидаты, театр һәм музыка бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Шәмсутова үз хезмәтендә татар драматурглары Т. Миңнуллин, Р. Хәмид, И. Юзеев һәм башкаларның пьесаларында урын алган милли геройларга аерым игътибар бирә.
      Татар әдәбиятында милли тәңгәллек темасы буенча дискуссия «Әдәбият белеме» бүлегенең киләсе мәкаләсендә дә (филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиеваның «Татар әдәбиятында милли тәңгәллекне саклаучы ана образы») дәвам итә.
      «Халык иҗаты» рубрикасы филология фәннәре кандидаты, БашДУ доценты, ТӘҺСИнең фәнни хезмәткәре Илдус Фазлетдиновның «Башкортстан татарларының авыл тарихларын тасвирлаган риваятьләрдә мифологик мотивлар» мәкаләсе белән тәкъдим ителгән. Анда автор, халык иҗаты үрнәкләрен өйрәнеп, тотемистик, анимистик һәм антропоморфик карашларның ата-бабаларыбызның чын тарихы белән бәйлелегенә басым ясый.
      Һичшиксез, журнал укучыларының игътибарын «Сәнгать» бүлегендә тәкъдим ителгән тикшеренүләр дә җәлеп итәчәк. Сәнгать фәннәре кандидаты, Россия сәнгать институты фәнни хезмәткәре Наилә Әлмиеваның мәкаләсендә В.А.Мошковның заманча шәрех һәм үзгәртүләр белән нәшер ителгән («Идел-Кама көйләре, 2011») «Идел-Кама төбәге халыкларының музыкаль иҗатын тасвирлау өчен материаллар. I. Чуаш җырлары музыкасы. 1893; II. Ногай һәм Оренбург татарлары көйләре. 1897; III. Әстерхан һәм Оренбург ногайлары һәм кыргыз көйләре. 1901» дигән фәнни хезмәте яктыртыла һәм анализлана.
      Татарстанның әйдәп баручы рәссам-графикларының берсе Диләрә Нәүрузованың иҗатына сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасы декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ольга Улемнованың «Д.Л. Нәүрузованың китап графикасы (советтан соңгы чор Татарстан сәнгатендә яңа тенденцияләр чагылышы») дигән мәкаләсе багышланган.
      Татарстан музейларындагыда реставрация эшенә күзәтү институт аспиранты Татьяна Губина мәкаләсендә бирелә: әйдәп баручы реставрация остаханәләренең эшчәнлеге кыскача ачыла, аларның төп этаплары ачыклана, остханәләрне кадрлар, җиһазлар, материаллар белән тәэмин итү проблемалары карала.
      Фәннәрне татар телендә укыту, моның өчен дәреслекләр булдыру, татар телендә коммуникатив компетенцияләр формалаштыру – бу һәм башка актуаль мәсьәләләр традицион «Милли мәгариф» бүлегендә урын алган тикшеренүләрдә күтәрелә. Мәсәлән, төбәк югары уку йортларында социологияне укыту проблемалары социология фәннәре кандидаты, Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге социологы Мансур Кильдеев, төгәл һәм табигать фәннәрен, шул исәптән – информатиканы, татар телендә укыту – физика-математика фәннәре кандидаты, КФУ доценты Әнис Галимҗанов мәкаләсендә яктыртыла; югары медицина уку йортлары студентларында татар телендә коммуникатив компетенцияләр булдыру турында филология фәннәре кандидаты, КДМУ доценты Айсылу Гыйлемшина мәкаләсендә сүз бара.
      Казан ханлыгында фән үсеше турында тарих фәннәре докторы, профессор, Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Гамирҗан Дәүләтшинның «Тарих сәхифәләре» бүлегендә урын алган мәкаләсе сөйли. Анда күрсәтелгән чорда математика, астрономия, география һәм медицина кебек фәннәрнең торышы карала.
      Тормышлары Төркия белән бәйле булган кайбер татар галимнәренең мирасы Әнкарада – 1961 елда өч күренекле галим тарафыннан гамәлгә куелган Төрки мәдәниятләрне тикшерү институтында (ТКАЕ) саклана. Филология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгатуллина «Фәнни мирас» рубрикасында урын алган мәкаләсендә җәмәгатьчелекнең игътибарын Әнкарадагы татар галимнәре мирасына җәлеп итә.
      Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның тормышы да Төркия белән бәйле. Аның тууына 140 ел тулу уңаеннан 2018 елның сентябрендә «Аяз Тахир (Төркестан Идел-Урал)» фондын оештыручы доктор Туляй Дуран (Төркия) Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә классикның бай мирасын, шул исәптән көндәлекләрен тапшырган иде. Бу бүлектә укучылар игътибарына Исхакыйның соңгы әсәрләреннән берсе – 1953 елның октябрендә язылган һәм «Истамбул истәлекләр көндәлеге»ннән 18 нче дәфтәр» дип авторның үзе имзалаган кулъязмасы тәкъдим ителә. Көндәлек хастаханәдә язылган, сәламәтлеге начараю сәбәпле язучыга күп вакытын шунда уздырырга туры килгән. Тәкъдим ителгән мәкалә беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә. Басма өчен текст Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйлә Гарипова тарафыннан әзерләнде.
      Әлеге санда аерым шәхесләр турында да мәкаләләр урын алган. Алар – филология фәннәре кандидаты, диалектолог, 200 дән артык фәнни хезмәт авторы, ТӘҺСИдә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгән Тәнзилә Хәсән кызы Хәйретдинова һәм күренекле татар микробиологы, Казан университеты доценты Роза Габдрахман кызы Сайманова. Аларның тормышы һәм фәнни эшчәнлеге белән филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең баш фәнни хезмәткәре Илида Бәширова һәм биология фәннәре кандидаты Наталья Феоктистованың мәкаләләре аша танышырга мөмкин.
      Татар лексикологиясендә терминологик сүзлекләр аерым урын алып тора. Шуларның берсе – Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында дөнъя күргән «Татарча-русча-латинча аңлатмалы балык атамалары сүзлеге» (төзүчесе – Ольга Галимова). Сүзлек турында «Яңа китаплар» бүлегендә филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Илһамия Сабитова яза. Бу бүлектә укучылар «Татарстанга – 100 ел: иллюстрацияле энциклопедик очерклар» китабы белән дә таныша ала. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Нигъмәтҗанова басманы Татарстанда физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен өйрәнү чыганагы буларак тәкъдим итә.
      Журналның соңгы битләрендә фәнни-иҗтимагый тормыш яңалыклары, мәкаләләргә иллюстрацияләр, шулай ук ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2021 ел ахырында үткәрелгән чаралар турында сөйләүче фотомәгълүмат табарга мөмкин.

Возврат к списку