«Татар әдәбияты тарихы»ның сигезенче томы дөнъя күрде

«Татар әдәбияты тарихы»ның сигезенче томы  дөнъя күрде 17.01.2022
      «Татар әдәбияты тарихы»ның сигезенче томы (Татар əдəбияты тарихы: сигез томда / [төз. Р. Ф. Рахмани]. 8 т.: 2001 – 2020 еллар / [фəнни мөх.: Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов]. – Казан: Фолиант, 2021. – 739 б.) дөнья күрде, ул XXI гасыр башы татар әдәбиятын үз эченә ала.
      Хезмәт Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнде, иҗади хезмәттәшлеккә шулай ук республикабыз һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә галимнәр җәлеп ителде. Сигезтомлык «Татар әдәбияты тарихы» «2014–2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча нәшер ителде.
      Академик басманың сигезенче томында XXI гасыр башындагы татар әдәбиятының төп үзенчәлекләре анализлана, әдәби процессның нигезен тәшкил итүче проза, поэзия, драматургия юнәлешләренә күзәтү ясала. Китапта бай фактик материал тупланган һәм өйрәнелә торган чорның әйдәп баручы язучылары иҗатына бәя бирелгән. Авторлар тарафыннан әлеге чор татар әдәбиятының идея-эстетик кыйммәте һәм әдәби-иҗтимагый әһәмияте ачыла.
      Язучылар иҗаты традицияләр һәм новаторлык синтезы буларак өйрәнелә, авторларның әсәрләре Көнчыгыш һәм Көнбатышның әдәби-фәлсәфи йогынтысы контекстында карала, бу әдәби күренешләрне объектив һәм аларның барлык эчке каршылыкларын исәпкә алып бәяләргә мөмкинлек бирә.

Возврат к списку