Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов лауреатларга «Ключевое слово» премиясен тапшырды

Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов лауреатларга «Ключевое слово» премиясен тапшырды 22.01.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2021 елда Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның «Ключевое слово» V Бөтенроссия иҗтимагый конкурсында җиңү яулаган галимнәрен оешманың җитәкчесе Игорь Баринов шәхсән үзе котлады һәм премияне тантаналы шартларда тапшырды.
      21 гыйнварда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, ул Татарстанда күпмилләтле илебезнең тел һәм мәдәни мирасын саклау буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте. Теге яки бу төбәктә алып барыла торган эшнең системалылыгын күрсәтүче критерийларының берсе – федераль проектларда катнашу, дип ассызыклады ул. Татарстан бу нисбәттән үз оешмаларының активлыгы белән аерылып тора. 2021 елда Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның «Ключевое слово» V Бөтенроссия иҗтимагый премиясен алу бәйгесенә Россия Федерациясенең 62 төбәгеннән 340 гариза килгән, шуларның 31е, Игорь Баринов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасыннан булган. Ә ТӘҺСИ галимнәренең «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар» дип аталган күмәк хезмәте конкурсның «Иң яхшы фәнни проект» номинациясендә җиңүче дип танылды (проект җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты М.И. Ибраһимов).
      Премияне институт директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамовка тапшырып, Игорь Баринов галимнәрне тагын бер кат бу зур җиңү белән котлады һәм киләчәктә дә югары нәтиҗәлелек теләде. Ул үзенең чыгышын бөек татар шагыйре Тукайның дуслык турындагы шигырь юллары белән тәмамлады.

Фото "Татар-информ" сайтыннан

Возврат к списку