Тәбрик итәбез!

Тәбрик итәбез! 09.02.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы чара узды. Галимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Фәннәр академиясе президенты, академик Мәкъзүм Саләхов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге җитәкчесе Алексей Калачев котлады.
      ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләхов үз чыгышында 2021 елда Россиядә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елының ТР Фәннәр академиясенең 30 еллыгы һәм Татарстанда академик фәннең 100 еллыгы белән туры килүен билгеләп үтте. Узган елның көзендә илдә халык исәбе алынды, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында республикада зур чаралар узды. Бу вакыйгаларга бәйле рәвештә ел дәвамында Фәннәр академиясенең структур бүлекчәләре тарафыннан күп кенә масштаблы проектлар гамәлгә ашырылды. Докладчы беренче чиратта Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты проектларын атап узды, алар арасында – халык исәбен алу кысаларында берничә дистә китап әзерләү һәм бастыру; өлкән сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча укыту-методик комплектлары, татар теле һәм әдәбиятын Сбер-мәйданчыгында онлайн-укыту программалары эшләү; Татарстанның чувашлар, марилар, мордвалар, удмуртлар тупланып яши торган кайбер районнарында Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты, Мордовия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Гуманитар фәнни-тикшеренү институты, В.М. Васильев исем. Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты, Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсе Удмурт федераль тикшеренү үзәге белән берлектә үткәрелгән комплекслы экспедицияләр һ.б.
      Тантаналы чара Татарстан Республикасы дәүләт һәм ведомство бүләкләрен, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең исемле премияләрен тапшыру белән тәмамланды. Бүләкләнүчеләр арасында филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, бөтен хезмәт биографиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бәйле булган галимә Баязитова Флера Сәит кызы да бар. Күптән түгел үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Флера Сәит кызының күпкырлы тикшеренүләр өлкәсе – татар диалектологиясе һәм фольклоры, этнография, этнолингвистика, лексикология.
      Г. Ибраһимов исемендәге дәрәҗәле премия аңа татар сөйләмнәрен этнолингвистик тикшеренүләр өлкәсендәге эшләр сериясе өчен (9 монография) тапшырылды, аларда татар теле диалектлары материалында этномәдәни лексиканы өйрәнүнең фәнни-теоретик нигезләре һәм принциплары эшләнгән.

Возврат к списку