8 томлы «Татар әдәбияты тарихы» тәкъдим ителде

8 томлы «Татар әдәбияты тарихы» тәкъдим ителде 17.02.2022       2022 елның 17 февралендә ТР Язучылар берлеге бинасында «Татар әдәбияты тарихы» сигез томлык академик басмасын тәкъдим итү чарасы узды. 
      Очрашуда Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, академик Д.Ф.Заһидуллина, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов, «Татар әдәбияты тарихы»н төзүче, шагыйрь, әдәбият белгече Равил Рахмани катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Р.Зәйдулла, профессорлар Х.Миңнегулов, Ф.Галимуллин, Р.Сверигин, язучылар В.Имамов, Р.Батулла, Г.Морат, Л.Лерон һ.б. үз фикерләре белән уртаклашты, тәкъдимнәрен җиткерде. 
      Чарада билгеләп үтелгәнчә, сигез томлык әдәбият тарихының методологик һәм концептуаль нигезе булып, рухи мирасны бөтен тулылыгында һәм бербөтен күренеш буларак, үзенең эчке закончалыкларына бәйле үсеп-үзгәреп торучы иҗтимагый күренеш итеп һәм әдәбият фәне казанышларына нигезләнеп өйрәнү торды. Хезмәттә республикадан читтә яшәүче (Башкортстан, Себер) әдипләр иҗаты да чагылыш тапты. Әлеге мәсьәлә буенча 6-8 томнарда махсус күзәтүләр урын алып, киң танылу алган язучы-шагыйрьләр иҗатына бәя бирелде. 
      «Татар әдәбияты тарихы» сигез томлык академик басмасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләнде һәм Татарстан китап нәшриятында (1-6 томнар), «Фолиант» нәшриятында (7-8 томнар) басылып чыкты. Әлеге фәнни хезмәт «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителде.  
      Сигезтомлыкны эшләүгә әдәбият тарихының төрле чор-этапларын, аерым әдипләр иҗатын өйрәнүче галимнәр, шул исәптән Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә тартылды. Алар, нигездә, ТР ФА Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИ хезмәткәрләре, КФУ һәм аның филиаллары, укытучы-профессорлары, Башкортстан галимнәре, шулай ук башка оешмаларда эшләүчеләр. 
      Китаплар китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына таратылды. Киң җәмәгатьчелек өчен томлыклар яңа тираж белән басылып чыгачак.

Возврат к списку