Бакый Урманченың 125 еллыгына

Бакый Урманченың 125 еллыгына 21.02.2022
       Татарстан радиосында РСФСРның, ТАССРның халык рәссамы Бакый Урманче тормышына һәм иҗатына багышланган тапшырулар циклы башланып китте.
      2022 елның 21 февралендә узган тапшыруда ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать белеме докторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Б. Урманче премиясе лауреаты Рауза Солтанова катнашты. Галим радио тыңлаучыларның татар рәссамы, сынчы, фотограф Бакый ага Урманченың күпкырлы иҗаты турындагы сорауларына туры эфирда җавап бирде.
     Тулырак мәгълүмат белән Татарстан радиосының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Фото "Татар Радиосы" сайтыннан

Возврат к списку