Татар теленең алты томлы аңлатмалы сүзлеге басылып бетте

Татар теленең алты томлы аңлатмалы сүзлеге  басылып бетте 22.02.2022
      21 февральдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре катнашында узган чираттагы матбугат конференциясе татар теленең алты томлы аңлатмалы сүзлеген бастырып чыгару тәмамлануга багышланган иде.
      Институтның лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров, журналистлар алдында чыгыш ясап, институтта лексикографиянең күптәнге традицияләре, алты томлы сүзлек өстендә эшләү турында сөйләде, соңгы елларда нәшер ителгән төп сүзлекләр белән таныштырды.
      Сүзлекләр төзүнең кайбер мөһим аспектлары, лексикографларга булган төп таләпләр белән филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Илһамия Сабитова таныштырды.
     Татар теленең алты томлы аңлатмалы сүзлеген төзүнең төп принципларына филология фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Фәридә Таһирова тукталды, ул, башка телләр сүзлекләре белән чагыштырып, татар лексикографиясенең алдынгы позицияләрен ассызыклады.
      Тулырак мәгълүмат белән «Татар-информ» агентлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: (https://tatar-inform.tatar/press_conferences/21-02-2022/tatar-telene-a-latmaly-s-zlegen-t-k-dim-it-g-bagyshlangan-matbugat-konferentsiyase-5849819

Фото "Татар-информ" сайтыннан

Возврат к списку