Татар лексикографиясе мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл

Татар лексикографиясе мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл 22.02.2022
      21 февральдә ТР Фәннәр академиясенең Кече залында узган түгәрәк өстәл татар лексикографиясенең актуаль проблемаларына багышланган иде.
      Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Халыкара туган тел көне кысаларында оештырган бу чара ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты галимнәре, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, Башкортостан Республикасы фәнни җәмәгатьчелеге, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре, Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләре, шулай ук республика вакытлы матбугат басмалары журналистлары һәм укытучылар катнашында узды. Түгәрәк өстәл эшендә онлайн-форматта республика районнары Башкарма комитетлары тәрҗемәчеләре дә катнашты.
      ТӘҺСИ директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов, чарада катнашучыларны сәламләп, институтта алып барыла торган эшләр турында кыскача мәгълүмат бирде. Тел белеме мәсьәләләренең институт эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булуын билгеләп үтеп, соңгы елларда дөнья күргән фундаменталь хезмәтләр – өчтомлык «Татар лексикологиясе», «Татар әдәби теле тарихы», «Татар грамматикасы», Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы, татар диалектологиясе буенча һ.б. фәнни хезмәтләр белән таныштырды.
      Әлеге түгәрәк өстәлнең максатын татар лексикографиясенең актуаль проблемалары турында фикер алышу буларак билгеләп, модератор сүзне лексикограф галимнәргә бирде. Лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров билгеләп үткәнчә, XXI гасырда гына да ТӘҺСИ хезмәткәрләре тарафыннан илледән артык сүзлек әзерләнгән, Фәннәр академиясенең ТАТZET платформасында сүзлекләрнең электрон фонды эшли, бүгенге көнгә анда 58 берәмлек актуаль сүзлек урнаштырылган, фонд даими рәвештә яңа басмалар белән тулыланып тора. Ринат Сәфәров слайдлар ярдәмендә түгәрәк өстәлдә катнашучыларны институтта соңгы елларда нәшер ителгән сүзлекләр белән таныштырды, хәзерге лексикографиянең актуаль мәсьәләләренә тукталды. Бу тема лексикография бүлегенең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ольга Галимова чыгышында дәвам итте.
      Тема буенча фикер алышуда кунаклар да актив катнашты. Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Зилия Шәйхразиева, КФУның татар тел белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының тәрҗемә секторы мөдире Руфия Хәмидуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының норматив-хокукый документлары текстларын тәрҗемә итү һәм тәңгәләштерү бүлеге мөдире Рөстәм Мөхәммәтшин, «Белем.ру» ҖЧҖ һәм Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Илшат Хәлиуллин һәм башкаларның чыгышларында татар орфографиясе, топонимиясе буенча яңа сүзлекләр, рус-татар медицина сүзлеге һ.б. белешмәлекләр төзү һәм бастыру мәсьәләләре күтәрелде, электрон сүзлекләрнең мобиль версиясен камилләштерү буенча тәкъдимнәр яңгырады. ТӘҺСИ галимнәренә төрле сүзлекләр төзү һәм нәшер итү буенча башкарылган зур эшләре өчен рәхмәт белдереп, алар киләчәктә татар лексикографиясе проблемаларын хәл итү юнәлешендә бергәләп эшләргә әзер булуларын белдерделәр.
      ТР Фәннәр академиясенең Кече залында оештырылган махсус күргәзмәдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан төзелгән һәм бастырылган сүзлекләр тәкъдим ителде. Алар арасында 2014-2021 елларда дөнья күргән алты томлык Татар теленең аңлатмалы сүзлеге; шул ук сүзлекнең Татарстан китап нәшриятендә чыккан икенче басмасы (өч том); ике томлык русча-татарча сүзлек; татар теленең кыенлыклар сүзлеге, орфоэпия, фитонимнар сүзлекләре һ.б. аерым урын алды.

Возврат к списку