Арчада очрашу

Арчада очрашу 22.02.2022       2022 елның 21 февралендә Г.Тукай исем. Арча педагогика көллиятендә «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар» өчтомлыгын тәкъдим итү чарасы булды. 
      Әлеге чарада ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докоры Әлфәт Закирҗанов, текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәния Фәйзуллина, әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандиадты Ләйсән Надыршина катнашты. Арча көллияте студентлары, укытучылары, Арча районы мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренә әлеге проектның максаты, бурычлары, төзелеше һәм эчтәлеге турында бай мәгълүмат бирелде. 
      Институт хезмәткәрләре чыгышында яңа басмада китерелгән документаль материалның төрлелеге (архив чыганаклары, хатлар, көндәлекләр, истәлекләр, журнал һәм газета публикацияләре, төрле оешма һәм ведомстволарның рәсми документлары) аша Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чор милли-мәдәни мохитенә бәйле күзаллау булдырылуына басым ясалды. Г.Тукай яшәгән яки булган шәһәрләр (Җаек, Казан, Әстерхан, Уфа, Санкт-Петербург, Троицк), балачагы узган Казан арты авыллары (Кушлавыч, Өчиле, Кырлай, Сасна Пүчинкәсе), әдәби-публицистик эшчәнлеге белән бәйле газета-журналлар, аның тормышы белән бәйле башка урыннар (шагыйрь яшәгән кунакханәләр, театр, клуб, китапханәләр һ.б.), шагыйрьнең тормыш юлында әһәмиятле роль уйнаган шәхесләр: наширләр, әдипләр, эшмәкәрләр һ.б. (Мотыйгулла һәм Камил Төхвәтуллиннар, Галиәсгар Госманов, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев, Галиәсгар Камал, Вафа Бәхтияров, Сәгыйть Сүнчәләй, Әхмәтгәрәй Хәсәни һ.б.) турында мәгълүмат тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. 
     Өч китаптан торган «Хроника»ның ике телдә – татар һәм рус телләрендә әзерләнүе укучы аудиториясен киңәйтүгә, Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын рус һәм татар мәдәниятләр диалогы мәйданына куюга, Россия укучыларының татар әдәбияты һәм мәдәнияте турындагы күзаллауларын үстерергә мөмкинлек бирүе турында нәтиҗәләр ясалды. 
      Бөтендөнья туган тел көне уңаеннан үткәрелгән чара гаять җылы шартларда үзара хезмәттәшлек рухында үтте.

Возврат к списку