Язма мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне

Язма мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне 24.02.2022
      2022 елның 22 февралендә Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан ТР ФАнең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне үткәрелде.
      Чара Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамовның сәламләү сүзе белән ачылып китте. Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров Мирасханәдә сакланучы кулъязма һәм басма материаллар, аларны туплау, саклау, фәнни өйрәнү һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү юнәлешендә үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды.
      Филология фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Азат Ахунов язма мирасны саклау юнәлешендә гамәлгә ашырылган проектлар һәм аларның нәтиҗәләре турында сөйләде. Фәнни хезмәткәр Нурия Гараева Коръәннең күпләргә мәгълүм булган «Казан басмасы» һәм аның басылу тарихы, аңа гына хас үзенчәлекләр, өйрәнү барышындагы кызыклы фактларга тукталды.
      Чыгышлар җанлы фикер алышулар белән үрелеп барды. Түгәрәк өстәлдә «Аксакаллар Шурасы» рәисе Айрат Әюпов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Җөмһүриятенең Изге Коръән һәм Сөннәтне өйрәнү мәркәзе җитәкчесе Фәрит Сәлман, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Хозур» нәшрият йортының «Даруль-кутуб» электрон китапханәсе бүлеге җитәкчесе Исмәгыйль Нәширбанов, тарих фәннәре кандидатлары Дамир Шаһавиев, Абдулла Адыгамов, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, фәнни һәм дини оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, музейлар һәм архив хезмәткәрләре катнашты.
      Ачык ишекләр көнендә Мирасханә фондларында сакланган сирәк ядкәрләр, кулъязма мирас үрнәкләре, шәҗәрәләр, әдипләребезнең шәхси архив материалларыннан, институт тарафыннан әзерләнгән фәнни хезмәтләрдән күргәзмә дә оештырылды.
      Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясеннән институт галимнәре соңгы елларда әзерләгән китаплар бүләк итеп тапшырылды. 
    

Возврат к списку