Тел белгечләре катнашында матбугат конференциясе

Тел белгечләре катнашында матбугат конференциясе 25.02.2022       Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашында узган чираттагы матбугат конференциясе татар әдәби теле һәм татар лексикологиясе тарихы өлкәсендәге тикшеренүләргә багышланган иде. 
      Өч томлы «Татар лексикологиясе» (2014-2018), «Татар әдәби теле тарихы» (2014-2020) фәнни басмалары турында институт директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикология һәм диалектология бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина, гомуми лингвистика бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Бәхтияр Миңнуллин һәм шул ук бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Рифат Мирхәев сөйләде һәм матбугат конференциясендә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
      Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин:  https://tatar-inform.tatar/press_conferences/25-02-2022/tatar-tele-leksikologiyase-tarihy-turynda-basmalarga-bagyshlangan-matbugat-ochrashuy-5850147. 

 Фото «Татар-информ» сайтыннан

Возврат к списку