Мәдәни мирасны саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл

Мәдәни мирасны саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган  түгәрәк өстәл 25.02.2022
      24 февральдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Татарстанның мәдәни мирасын саклау һәм үстерү мәсьәләләренә (тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать, театр, музыка өлкәсендә) багышланган түгәрәк өстәл узды. Ул ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының йомгаклау чаралары кысаларында Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышлап оештырылган иде. Түгәрәк өстәлне сәнгать белеме докторы, бүлек мөдире Рауза Солтанова алып барды.
      Чара эшендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать, театр һәм музыка бүлекләре, Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты фәнни хезмәткәрләре, Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты, Н. И. Фешин исем. Казан сәнгать училищесы, Казан театр училищесы укытучылары, Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге, ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее, ТР Милли музее, Россия сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсе хезмәткәрләре, сәнгать белгечләре, Татарстан рәссамнар берлеге, Сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзалары (шул исәптән Яр Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләреннән), республика матбугаты вәкилләре («Татар-информ», «Казанские ведомости», «Мәдәни җомга», «Гаилә һәм мәктәп» һ.б.) катнашты.
      Түгәрәк өстәл барышында ТР ФА. Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләренең түбәндәге яңа басмалары тәкъдим ителде:
      Татарстан һәм төрки дөнья халыкларының иҗатын һәм декоратив-гамәли сәнгатен өйрәнүгә юнәлдерелгән комплекслы фәнни экспедицияләр һәм халыкара симпозиум материаллары чагылыш тапкан «Калейдоскоп культур» һәм «Многонациональное искусство ткачества» мәкаләләр җыентыклары; Татарстан рәссамнары һәм сәнгать белгечләре тормышын һәм иҗатын тасвирлаучы «Дина Валеева. Жизнь в искусстве» (авторы – Динә Хисамова), «Олег Кульпин. Кистью и сердцем» (авторы – Рауза Солтанова), шулай ук сәнгатьнең мөһим күренешләренә багышланган «Школа мастеров (Художественное образование в сфере сценографии в Казани)» (авторы – Рауза Солтанова), «Каталог народных художественных промыслов и ремесел Республики Татарстан» (авт.-төз. Рауза Солтанова, Гөлназ Латыпова), «Художественные коллекции в музеях Татарстана. История и принципы формирования (1920–1930-е годы)» (авторы – Наталья Герасимова) монографияләр һәм альбомнар.
      Татар рәсем сәнгатенә нигез салучы Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990) тууына 125 ел тулу уңаеннан Казан антиквариат һәм сәнгать галереясе җыентыгыннан графика күргәзмәсе оештырылган иде, шулай ук яңа гына басмадан чыккан «Искусство графики Баки Урманче. Истоки, традиции и новаторство» (авторы – Марат Мингалеев) монографиясе тәкъдим ителде.
      Чара ахырында Россия сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсе җитәкчесе, РСА академигы Ф.Г. Халиков тантаналы шартларда Рауза Солтановага «Сценография татарского театра: основные этапы и закономерности развития (ХХ – нач. ХХI в.)» китабы өчен Россия сәнгать академиясе дипломын тапшырды.
      Түгәрәк өстәл кысаларында оештырылган китап күргәзмәсендә чарада катнашучылар һәм кунаклар ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать, театр һәм музыка бүлекләре хезмәткәрләренең соңгы ун елда дөнья күргән басмалары белән таныша алдылар.

Возврат к списку