Әтнәдә ТӘҺСИнең яңа басмасы тәкъдим ителде

Әтнәдә ТӘҺСИнең яңа басмасы тәкъдим ителде 04.03.2022

Республикабызның мәдәният, белем бирү һ.б. оешмаларында «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар» өчтомлыгын тәкъдим итү чаралары дәвам итә.

(Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар: 3 китапта. 1 китап: 1886–1907; 2 китап: 1908–1910; 3 китап: 1911–1913. – Казан, 2021)

 

2022 елның 3 мартында Г.Тукай исем. Әтнә татар дәүләт драма театрында узган очрашуда ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, текстололгия бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Эльмера Галимҗанова, текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина катнашып, татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән яңа басма белән таныштырдылар. Алар чарада катнашучы Әтнә татар дәүләт драма театры хезмәткәрләре һәм  артистларының, Әтнә районы мәдәният хезмәткәрләренең  күпсанлы сорауларына җавап бирде, әлеге проектның максаты, бурычлары һәм эчтәлеге турында  тулы мәгълүмат бирде.

 


Возврат к списку