Татарстан музейларында сәнгать коллекцияләре

Татарстан музейларында сәнгать коллекцияләре 07.03.2022
      Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Наталья Герасимованың Казан губернасы һәм Татарстан АССР музейларының тарихына һәм сәнгать коллекцияләрен формалаштыру үзенчәлекләренә багышланан китабы дөнъя күрде («Художественные коллекции в музеях Татарстана: история и принципы формирования» / Н. В. Герасимова. ‒ Казань: ИЯЛИ, 2021. ‒ 244 с.: 48 с. ил.).
      Музейларны формалаштыруда дәүләтнең роле көчәюгә һәм фондларны туплауга мөнәсәбәтле фәнни караш барлыкка килүгә бәйле рәвештә, XX гасырның 20-30 нчы елларында республика музейларында сәнгать коллекцияләре составы үзгәрә, аларны туплау буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнә. Китап авторы Наталья Герасимова, Татарстан Дәүләт архивы һәм башка кайбер Идел буе архивлары материалларына таянып, Казан, Бөгелмә, Алабуга, Козьмодемьянск, Кызыл Кокшай, Тәтеш, Цивильск, Чабаксар, Чистай музейлары коллекцияләрен фәнни яктан өйрәнеп, Казан губернасы музей эше белән идарә итү органнарының Татарстан һәм күрше Чувашия, Марий-Эл республикалары музейлары коллекцияләрен формалаштырудагы ролен ачыклый һәм үзенең хезмәтендә тәкъдим итә.
      Китап сәнгать, мәдәният белгечләренә, тарихчыларга, музей хезмәткәрләренә, югары һәм урта уку йортлары педагогларына, киң катлам укучыларга адреслана. 
 

Возврат к списку