Бакый ага Урманченың 125 еллыгына

Бакый ага Урманченың 125 еллыгына 09.03.2022
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегендә (бүлек мөдире - сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова) татар рәсем сәнгатенә нигез салган күренекле рәссам Бакый Урманченың график иҗатына багышланган фәнни хезмәт әзерләнде
      (Мингалеев М.И. «Искусство графики Баки Урманче: Истоки, традиции и новаторство» (Казань: ИЯЛИ, 2021. – 199 с.: ил.)
      Монография Урманченың график иҗаты үсеше картинасын булдыруда беренче системалы омтылыш булып тора. Китап авторы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының элеккеге аспиранты (фәнни җитәкчесе - сәнгать фәннәре кандидаты Д.К. Валеева), Яр Чаллы картиналар галереясенең фәнни хезмәткәре Марат Мингалиев, үзе туплаган һәм системалаштырган материалларга нигезләнеп, графика сәнгатенең үзенчәлекләрен илебездәге бу төр сәнгатьнең киң панорамасы фонында күзәтә. Автор, архив материалларына нигезләнеп, рәссам иҗатының киң катламга билгесез битләрен ача, аның Казан сәнгать техникумындагы педагогик эшчәнлеген яктырта. Басмада шулай ук Бакый Урманченың график әсәрләре каталогы тәкъдим ителә, библиография, төп күргәзмәләр исемлеге, рәссамның тормыш һәм иҗат хроникасы бирелә.
      Китап сәнгать белгечләренә, сәнгать уку йортлары укытучыларына, студентларына һәм сәнгать сөючеләргә адреслана.

Возврат к списку