Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы академик басмасы

Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов  әсәрләренең 15 томлы академик басмасы  11.03.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан Г. Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы академик басмасы әзерләнеп, 2018-2021 елларда дөнья күрде. Бу институтның XXI йөздә Татарстан китап нәшрияты белән берлектә тормышка ашырыла торган өченче масштаблы проекты. Моңа кадәр Г. Исхакый әсәрләренең 15 томлыгы, Г. Тукай әсәрләренең 6 томлы академик басмасы нәшер ителгән иде.
      Г. Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы академик басмасы, әдипнең моңа кадәр әзерләнеп бастырылган 9 томлы «Әсәрләр» басмасына (беренче сигез том – 1974-1987 елларда, хатлар белән документларны үз эченә алган тугызынчы том 2000 елда нәшер ителгән иде) идеологик сәбәпләр аркасында кермәгән материалларны да (әдәби әсәрләр, публицистика, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, хатлар һәм документлар) үз эченә ала.
      Яңа басмага кертелгән текстлар кыскартуларсыз, җентекле комментарийлар белән бирелә. Бу бүгенге көн укучысына Г. Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты турында тулы мәгълүмат җиткерү белән беррәттән, татар әдәбияты, мәдәнияте, мәгариф һәм фән үсеше тарихы турында мәгълүмат алу мөмкинлеген тудыра. Текстларны әзерләү барышында барлык чыганаклар да, шул исәптән гарәп һәм латин графикаларында язылганнары да өйрәнелеп, томнарга урнаштырылды.
      I-V томнарда язучының әдәби әсәрләре (хикәяләр, повестьлар, романнар, драма әсәрләре) урын алды. Биредә «Татар хатыны ниләр күрми» повестеның һәм «Безнең көннәр» романының төрле басма вариантлары, шулай ук Совет чорында идеологик кануннарга туры килми дип табылган «Адәмнәр» повесте да кертелде.
      6-10 томнарда галимнең әдәбият тарихы мәсьәләләренә, сәнгатькә, тел белеменә һәм телне укыту методикасына караган хезмәтләре урнаштырылды. Әлеге томнардагы 135 хезмәтнең 22 се беренче тапкыр томлыкларда дөнья күрделәр.
      11-15 томнарда Г.Ибраһимовның публицистикасы, тарихи һәм иҗтимагый фикергә караган мәкаләләре, хезмәтләре, берничә автобиографиясе, хатлары, тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле документлар, архив материаллары урын алдылар. Әлеге томнарда шулай ук «Борынгы ислам мәдәнияте» исемле хезмәте, 100 дән артык мәкалә беренче мәртәбә кириллицада дөнья күрде.
      Унбиштомлыкта Г.Ибраһимов әсәрләренә замандашлары тарафыннан язылып, үз чорында газета-журналларда басылган рецензияләр дә урын алды. Әлеге бәяләмәләр укучыга әдипнең әдәби репутациясе формалашу үзенчәлекләрен һәм шул чордагы әдәби хәрәкәтне аңларга ярдәм итәләр. 
    

Возврат к списку